Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тартмасы сакланмаган очракта, дефектлы товарны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тарту законлымы?

Кибетләрдә электроника сатып алган вакытта чекны гына түгел, ә тартманы да сакларга кушалар, янәсе, товарны аннан башка кабул итмиләр. Тик бу тартмаларны саклау кайчагында бик зур була. Әйтик, зур диагональле телевизор тартмасын балкон да, гараж да, дача да булмаса, кайда сакларга соң?! Тартмасы сакланмаган очракта, дефектлы товарны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тарту законлымы? Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә

Кибетләрдә электроника сатып алган вакытта чекны гына түгел, ә тартманы да сакларга кушалар, янәсе, товарны аннан башка кабул итмиләр. Тик бу тартмаларны саклау кайчагында бик зур була. Әйтик, зур диагональле телевизор тартмасын балкон да, гараж да, дача да булмаса, кайда сакларга соң?! Тартмасы сакланмаган очракта, дефектлы товарны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тарту законлымы?
Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә: “Райондашларыбыз товар сатып алганда беренче чиратта аның куллану һәм саклану вакытына, пакетына зыян килмәгәнлегенә игътибар итсен иде. Бөтен кеше дә юридик белемгә ия түгел. Товарның бозылган булуын белгәннән соң да, кире кайтарырга авырыксынучылар бар. Үземнең дә сыйфатсыз товарга юлыкканым булды. Сатучыларга мөрәҗәгать иткәннән соң, я товарны алыштырып, я акчаны кайтарып бирәләр. Әйбер сатып алгач, чегын саклыйм. Алай товарны кире кайтару да, акчаны алу да җайлырак. Закон буенча, товарның төзексезлеге ачыкланган очракта, товарны кире кайтарганда тартмалар һәм төргәкләрне саклау бурычы каралмаган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ”Ышаныч телефоны” эшли, аның буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупцион юнәлештәге фактлар турында (ришвәт таләп иткән, дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен законсыз түләү таләп иткән очракта) шалтыратырга һәм калдырырга мөмкин: +7 (987) 296-68-93 (дүшәмбе – пәнҗешәмбе - 08 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр, Җомга – 08 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 15 минутка кадәр). Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында урнашкан «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет-кабул итү» кебек элемтә каналлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев