Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихчы Дамир Исхаков: Без татар халкының формалашуда бердәм булуын аңларга тиеш

Галим фикеренчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе уртак, ә ханлык исемнәрендә беренче сүз башкаланың исеме генә булган.

"Татарлар" тапшыруында катнашучылар милләтнең этник бүленеше проблемалары турында фикер алыштылар.

Сәясәтче Руслан Айсин, татарларның элек-электән үз дәүләте, теле, ә халык укымышлы һәм динле булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, татарларның Әстерхан һәм Себер татарларына бүленүе - территориаль бүленеш кенә, ул этник бүленеш түгел. 

"Кайбер кешеләр әйтә: "Без мишәрләр, без шунда яшибез“,-диләр. Урыслар үзләрен мәсәлән "без Камчатка урыслары" димиләр. Шуны истә тотарга кирәк: без-бер халык, бердәм халык. Шуннан чыгып фикер йөртергә кирәк", - диде Руслан Айсин.

 "Аерма бар, әмма безнең тел бер. Татар теле-бердәм тел, аның диалекталь вариантлары гына бар. Кемдер татарлар — табигый этнос түгел ди, әмма без зур территорияләрдә яшәсәк тә, бердәмлекне саклап кала алдык», — диде тарихчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев