Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тәрбияле бала –ил терәге”

Баланың үсешендә шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, рухи мирасның буыннан-буынга күчүен тәэмин итә. Бала туып-үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.

16 сентябрь көнне, Җәмигъ мәчетендә,“Бәхетле гаилә” муниципаль проекты кысаларында,Түбән Табын интернат мәктәбе әти-әниләре һәм укучылары өчен “Тәрбияле бала –ил терәге” исеме астында тәрбияви чара булып узды. Чараны интернат-мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтова Г.В. “Бала тәрбияләүдә әти-әни роле “ исемле чыгышы белән башлап җибәрде. Рифат хәзрәт әти-әниләргә вәгазь, Эльмира һәм Альбина ханымнар укучылар өчен уеннар һәм мастер-класс күрсәтсә, интернат мәктәп тәрбиячесе Бухарова Р.З.бала белән әти-әни арасында аралашучанлык, бер команда булып оештуны максат итеп пластилинография буенча мастер класс күрсәтте. Тәрбия чарасы сый өстәле артында тәмамланды.
Әлеге чараны оешттыруда ярдәм күрсәткән бар кешегә һәм әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фото- Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев