Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз!

Район поликлиникасының инфекция кабинеты шәфкать туташы Гөлнар Кәримовага соңгы араларда бик күпләр коткаручысы итеп карый. Ник дигәндә, COVID-19га шикләнеп килгән райондашларыбыз беренче чиратта шушы кабинет аша уза. 

– Гөлнар шәфкать туташы һөнәрен сайлап ялгышмаган. Хезмәтенә җаваплы, бик төгәл ул. 2006 елдан бирле минем кул астында эшли. Бер дә зарланганын, авырсынганын ишеткәнем юк. Авырулар турында ихлас борчыла, – ди табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов. 
 

Гөлнар – Иске Вәрәш авылы кызы. Мәктәптән соң Минзәлә медицина көллиятендә шәфкать туташы белгечлеге ала. 1998 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Хастаханәнең хирургия бүлегенә вакытлыча гына дип алсалар да, яшь белгечкә эш табылып кына тора. Башка бүлекләрдә дә хезмәтен яхшы белүче, авыруларга карата игътибарлы шәфкать туташы булып таныла. Укол ясау булсынмы, система куюмы, башка төр процедуралармы, Гөлнарның кулы җиңел, ди авырулар. 
 

– Әтиемнең апасы бик яхшы табиб иде. Аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен күрә идем. Аның кебек башкаларга кирәк булып яшәү, ярдәм итү, булышу теләге көчле булгангамы, мин дә шушы юлны сайладым. Узган ел аеруча күп эшләргә, авыр вакытлар кичерергә туры килде. Ләкин ак халатлы табибмы ул, шәфкать туташымы, намусына да, хезмәтенә дә тап төшермәскә тиеш, – ди югары категорияле шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев