Таныш булыгыз!
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы тимерчесе Фәнис Гыймаев. Ул – хуҗалыктагы универсалларның берсе.
“Фәнис чәчү һәм урып-җыю вакытында КамАЗ машинасына утыра. Кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга керешә. Эшкә карусыз, үзенә тапшырылганны тел-теш тидермәслек итеп башкаручы Фәнис декабрь аенда ук тырмаларны яңа сезонга әзерләп куйды”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев