Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз: Али Агабеков

Ел башыннан җирлегебезгә медицина белеме булган 6 кеше эшкә кайтты. Шуларның берсе - Агабеков Али Закидин улы.

Тәҗрибәле табиб район хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли. Али Агабеков - Дагестан якларыннан. Махачкалада алты ел «Дәвалау эше» факультетында укып, Санкт-Петербург шәһәрендә хирургия буенча ординатура тәмамлаган.

- Әниемнең бертуганы 40 ел травматолог булып эшләде. Әни аны гел үрнәк итеп куя иде. Әниемнең горурлыгы булыйм, кешеләргә файда китерим дип, медицина юлыннан киттем. Хезмәт юлымны Сарман районы хастаханәсендә хирург буларак башладым, - ди Али Агабеков.

Алты ел туган ягы Дагестанда хирург булып эшли Али Агабеков, быел августта ул Мөслим хастаханәсенә эшкә килә. Тәҗрибәле табиб, лапароскопик хирургиянең бөтен ысулларын кулланып, райондашларыбызны дәвалый.

- Мондая операцияләрне бөтен хастаханәләрдә дә ясамыйлар. Мөслимдә әлеге ысул белән операция ясаучы табибның булуы - зур сөенеч. Бик күп кешегә лапароскопик ысул белән аппендицит, бүсер, холециститка каршы операцияләр ясалды, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев