Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамчылар “җырын” тыңлап

– Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы 33нче йортта яшим. Җанга үткәне – безнең 18нче фатирда, ныклап кар яки яңгыр яуса, түшәмнән су тама башлый. Тамчылар “җырын” тыңлап, күпме яшәргә була?! Бу йортның түбәсен аннан-моннан гына ябып киткәннәр, ахыры. Йортны ремонтлау чарасын күрсеннәр иде бит!

Рәфил Шәмсиәхмәтов, Мөслим:

Сорауга “Мөслим идарәче компаниясе” җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова җавап бирә:
– Әлеге йортның дивары 2014 елда тышланган, түбәсе алыштырылганга ун еллап вакыт узгандыр. Чыннан да, проблемалар бар. Җитешсезлекләрне төзәтү артыннан йөрим. Бүгенге көндә йортның түбәсендәге кар тулысынча чистартылды. Төзүчеләр йортның түбәсе “йөри” дип тә әйтә. Намус белән башкарылган эш булса, мондый проблемалар булмас иде. Түбәгә, һичшиксез, ремонт таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев