Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таләпләрне үтәмәсәң, зур штраф түлисең

Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә һава транспортында илебезгә килүче Россия гражданнары Бердәм дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (алга таба – ЕПГУ) теркәлергә һәм электрон анкета тутырырга тиеш. Килгәч, өч календарь көн эчендә ПЦР ысулы белән ковид-19га лаборатор тикшерү үтү һәм аның нәтиҗәсен ЕПГУда урнаштыру шарт.

Россия  Федераиясе территориясендәге пунктка юнәлүче һава судносына утырганда, шул исәптән транзит йөрү максатында, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның үзләре белән ПЦР ысулы белән материалны ковид-19га лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен раслаучы медицина документы (рус яисә инглиз телендә) булырга тиеш. Бу телләрдә булмаса, әлеге медицина документын биргән илнең рәсми телендә дә ярый, әмма документ рус теленә тәрҗемә ителгән һәм консуллыкта расланган булу зарур. Илебезгә кергәнче чит ил гражданнары Россия Федерациясе территориясенә килүче анкетасын тутырачак.

Хезмәт эшчәнлеге алып бару максатында килүче чит ил гражданнары 14 календарь көн дәвамында изоляциядә булырга тиеш.

Һава транспортында чит илдән килүчеләрнең кайберләре әлеге таләпләрне үтәми. Тупас рәвештә таләпләрне бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3 маддәсе 2 бүлеге нигезендә административ чаралар каралган. Таләпләрне үтәмәүчеләргә административ штрафлар салына: гражданнарга – 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр яисә административ рәвештә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору; юридик затларга – 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яисә административ рәвештә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев