Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннар активлыгының икенче этабы башланган

Иң күп тешләү очраклары - 1347 - Казанда теркәлгән, дип яза "Татар-информ".

Көз җитү һәм гөмбә сезоны башлану белән бергә Татарстанда талпаннар активлыгының икенче этабы башланган. Талпаннар тешләгән очракта, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 18 сентябрьгә кадәрге арада 5994 кеше, шулар арасында 1490 бала (24,8%), республиканың медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Бу элекке еллардагы уртача күрсәткечләрдән ким. Вируслы энцефалит йоктыру очраклары теркәлмәгән, ләкин талпан боррелиозы белән 17 кеше авыруы ачыкланган.

Иң күп тешләү очраклары - 1347 - Казанда теркәлгән, Яр Чаллыда - 1222, Түбән Камада - 484, Бөгелмәдә - 283 һәм Лениногорскида - 290.

Агымдагы периодта кешедән алынган 3275 талпаннан 7 талпанда вируслы энцефалит вирусы (0,2%) табылган, боррелияләр 633 талпанда (18,6%) ачыкланган, бу 33% һәм 9,7% 2016 елгы күрсәткечләрдән кимрәк. Табигатьтә 124 талпанның 7-сендә (5,6%) боррелиоз вирусы табылган, энцефалит вирусы ачыкланмаган. Бу күрсәткечләр 2016 ел күрсәткечләренә тиң.

Ведомство белгечләре искәртүенчә, иң беренче очракта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки талпан ябышканнан соң 4 көн узганчы талпанга каршы иммуноглобулин кертелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев