Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпан вакыты: ничек сакланырга?

Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, урман бете тешләүдән зыян күрүче Россиялеләрнең саны инде мең ярымнан арткан. Талпаннар ни белән куркыныч, алардан ничек сакланырга һәм урман бете тешләгән очракта яныгызда табиб булмаганда ни эшләргә кирәк?

Паразитлар ни белән куркыныч?

Талпаннар инфекцион чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырый ала. 

Вируслы талпан энцефалиты – ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле инфекцион авыру. Тешләгәндә талпан кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә. 

“Кагыйдә буларак, чир кеше талпанны тартып чыгарырга маташканда йога. Баш өзелә, һәм инфекция күчә”, - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек министрлыгының төп штаттан тыш специалист-эпидемиологы Наталья Ивойлова. 

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мышцаларның сызлавында чагылырга мөмкин. 

Вакытында табылмаган талпан энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына, паралич һәм хәтта үлемгә дә китерә. 

Чир кайда йогарга мөмкин?

Талпан тешләвеннән урман, парклар һәм бакча участокларында зыян күреп була. Ә менә талпан бореллиозын паразит тешләвеннән зыян күргән хайваннардан да эләктерергә мөмкин.

“Бореллиозны урман бетеннән авыру йоктырган хайваннарның чи сөтен эчеп тә эләктерергә мөмкин”, - дип өстәде эксперт. 

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Россиядә талпан энцефалиты белән авыру буенча иң югары күрсәткечле регионнар - Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш.
 

Татарстанга килгәндә, монда энцефалитлы талпаннар республиканың 30 районында еш очрый: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мнделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш, Яр Чаллы һәм Казан.



 

Дача, парк яки урманга җыенганда гәүдәне, кул-аякларны каплаган кием кияргә кирәк. Чалбарны аяк киеменә кертеп кию, муенны, мәсәлән, яулык белән каплау яхшы. Белгечләр сүзенә караганда, талпаннар сезонында баш киемсез йөрергә киңәш ителми.


Урман бетеннән саклану чарасы буларак репеллентлар кулланалар. Алар белән гәүдәнең ачык өлешләрен һәм киемне эшкәртәләр. Препаратларны куллану алдыннан аларның инструкциясе белән танышырга кирәк. Талпан энцефалитының табигый чыганагы янында булган һәр кеше бөҗәкләрнең активлык вакытында вакыт-вакыт үзенең киемен һәм гәүдәсен тикшереп торырга тиеш”, - диелә Роспотребнадзор хәбәрендә. 

Медиклар шулай ук талпаннардан күчкән авырулар таралган регионнарга ял итәргә яки эшкә баручыларга махсус прививкалар ясатырга киңәш итә. 

Сүз уңаеннан, талпан энцефалитына каршы прививканы табиб консультациясеннән соң поликлиника, медсанчасть, уку йортларының здравпунктлары базасында урнашкан вакцинация пунктларында ясатып була. Прививкалар курсын куркыныч регионга чыгарга ике атна калгач тәмамларга кирәк. 

Урман бете тешләде – нишләргә?

Беренче эш итеп якында урнашкан теләсә кайсы медицина оешмасының травматология бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

“Медицина учреждениесе тәннән алынган урман бетен тикшерүне тәэмин итә, тикшерү нәтиҗәләре уңай булганда, вируслы талпан энцефалитына каршы ашыгыч рәвештә профилактика билгеләнә", - дип хәбәр итә Роспотребнадзор специалистлары. 

Урман бетен үзлектән, табип ярдәменнән башка алу куркыныч, дип ышандыра медиклар. Аларның сүзләренә караганда, энцефалит барыннан да ешрак талпанны тәннән тартып алганда йога. 
 

“Моны табибларсыз башкарырга ярамый. Мөмкин булганча тизрәк медицина учреждениесенә барырга кирәк, анда сезгә дөрес ярдәм күрсәтерләр. Ә тартып алынган талпанны лабораториягә җиткерерләр", - дип өстәде Наталья Ивойлова.


Шулай да, әгәр талпан табиблардан башка кеше тәненнән алынган икән, специалистлар тоткарлыксыз хастаханәгә мөрәҗәгать итүне сорый. Тәннән алынган урман бетләрен пыяла савытка салып Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә китерү зарур. 

Моннан соң зыян күрүченең канына иммуноглобулин кертелә, ул талпан тешләгәннән соң дүрт көн дәвамында гына ярдәм итә ала. Ашыгыч профилактика травмпункт, поликлиника яки больницаларда үткәрелә. 

"Соңгы вакытта бездә үлем очраклары булганы юк. Соңгы елларда Татарстанда энцефалит теркәлми", - дип аңлатты медик.

МАТЕРИАЛ: http://intertat.tatar/society/talpan-vakyty-entsefalit-y-rt-chel-rd-n-nichek-saklanyrga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев