Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таләп куя аламы?

– Товар чегы булмаса, кулланучы сатучыга таләп куя аламы?М.Насыйпов. Мөслим.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:

– Товар һәм касса чеклары товарны сату-алу килешүе төзелүне раслаучы документлар булып тора. Әмма кулланучыда товар яисә касса чегы, товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка документлар булмау ул әле сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез түгел. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 493 маддәсе нигезендә, югарыда саналган документлардан тыш, товар өчен акча түләнгән булуны башка документлар белән дә расларга мөмкин. Мәсәлән, түләү турында билге куелган эксплуатация документы да килешү төзү фактын раслаучы документ булып тора. Моннан тыш, РФ ГКның 493 маддәсе нигезендә кулланучыда әлеге документлар булмаган очракта сату-алу килешүе төзелү фактын шаһитлар күрсәтмәсе белән дә расларга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев