Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табышка йөз тотып

Урып-җыю кампаниясен санаулы көннәрдә төгәлләгән “Намус” агрофирмасы 30 сентябрьдә шикәр чөгендерен алуга кереште. Татлы тамыразык уңышы елына күрә начар түгел.

“Намус” агрофирмасының Ташлыяр, Михайловка тирәсендәге басуларында тау-тау өелгән шикәр чөгендере күзгә ташлана. Чөгендер алуның кызган чагы. 
– Без ел саен мехотряд белән эшлибез. Комбайнчылар Илсур Юнысов, Айнур Шәйхиев, Илнар Вәлиев эшне кыска срокларда тотар кебек. Техника яңа, без бик канәгать. Шикәр чөгендере Зәй шикәр заводына озатыла. Чөгендерне заводка илтү Зәй егетләре белән берлектә башкарыла, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Намуслылар быел чөгендерне 2415 гектар мәйданда үстерде. Узган ел агрофирма чөгендер чәчмәде. Быел уңыш зур түгел, шулай да һәр гектардан 230 центнер уңыш алалар. Елның коры килүен исәпкә алганда, бу начар күрсәткеч түгел, ди белгечләр.
– Татлы тамыр – кыйммәтле культура. Ел уңышлы килсә, гектар уңышы 400 центнердан да ким булмый. Шикәр чөгендерен алга таба да утыртачакбыз. Хуҗалыкларга югары табыш китерүче бу төр культурага үз вакытында дөрес тәрбия кирәк, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Әйе, шикәр чөгендереннән зур табыш алырга була. Агрофирмада быел аның өч сортын чәчкәннәр. Чөгендерне утырту, тәрбияләү, эшкәртү классик технология нигезендә башкарылган. 
– Районда шикәр чөгендерен “Намус” агрофирмасы гына утырта. Бүгенге көндә агрофирма 35 мең тонна уңыш җыеп алды. Чөгендер алуны 15 октябрьгә төгәлләргә планлаштыралар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Бүгенге көнгә 1 мең гектар мәйданда шикәр чөгендерен алу төгәлләнгән. Басуда “Ропа Тигр” маркалы дүрт комбайн эшли. Комбайннар татлы тамырны үзләре үк кагатка бушата. Зәйнең физкультура техникумын тәмамлап, комбайнга утырган Раил Шакирҗанов быел тугызынчы сезонын эшли.
– Техникабыз ныклы, хезмәт хаклары югары, шулай булгач, эшлисе дә эшлисе! Эшне тоткарлыксыз башкару өчен ашату да, ял да оештырылган. Салкыннар һәм яңгырлар башланганчы эшне төгәлләргә кирәк, – ди комбайнчы Илсур Юнысов.
Эшне дөрес оештырганда, хезмәтчәннәр дә канәгать, нәтиҗәсе дә яхшы. “Намус” агрофирмасында моны яхшы беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев