Табышка йөз тотып
“Авзалов” фермер хуҗалыгында да бөртекле-кузаклы культураларның төрләре арткан әнә. Арпа, бодай, борчактан тыш хуҗалык карабодай, рапс, соя да үстерә.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең көне һава торышы һәм икмәккә бәя белән кызыксынудан башлана, дисәм – хата булмас. Язмы ул, җәйме, әллә көзме – көннең нинди булуы игенчелектә эш барышына, икмәк уңышына тәэсир итми калмый. Басуларны ак кар каплагач та уҗымнар торышы өчен борчылып яши игенчеләр. Күпме көч, хезмәт кергән икмәкне, әлбәттә, кыйммәткәрәк сатып, табыш аласы килүе дә гаҗәп түгел. Район авыл хуҗалыгы формированиеләренең бодай, арпа, арыш кебек бөртеклеләрдән тыш яңа, җирлегебез өчен ят культураларны кулланылышка кертүе дә керемне арттыру максатыннан эшләнә.
“Авзалов” фермер хуҗалыгында да бөртекле-кузаклы культураларның төрләре арткан әнә. Арпа, бодай, борчактан тыш хуҗалык карабодай, рапс, соя да үстерә. “Борчак белән соя җирне азот белән баета, сидерат буларак әйбәт, –ди хуҗалык җитәкчесе. – Сояда аксым күп. Әлеге культурага сорау зур, сату бәясе дә кыйммәт”.Сояны авзаловлылар 8 гектар мәйданда чәчкән. Киләсе елга әлеге культурага киңрәк мәйдан бирергә планлаштыралар.
Карабодайның сату бәясе үзгәреп тора. Бер-ике ел элек 30-32 сумнан алсалар, быел карабодай бәясе 4-5 сум гына. Тик ул санитар культура элгәр буларак әйбәт: җирне чүп үләннәреннән чистарта.
Хуҗалык сидераль парга зур игътибар бирә. Шул максаттан быел 200 гектар мәйданда донник чәчкәннәр. 220 гектарда үскән горчица да җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен файдаланыла.
Кайчандыр, 700 гектар җир алып, эш башлаган “Авзалов” хуҗалыгының биләгән мәйданы хәзер 3155 гектар тәшкил итә. Шуның 350 гектары көздән чәчелгән. “Көзге бодай уңышы һәрвакыт югары”, диләр авзаловлылар.
Хуҗалык бишенче ел орлыкчылык белән шөгыльләнә. ... елда ул Россия орлыкчылык союзына керде.Районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык Казан, Самара, Свердловск, Омск фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә. Орлык өчен быел өч төрле сорт көзге бодай үстергәннәр: “Скипитр”, “Казанский 560” һәм “Башкирский 10”. Язын сатарга 250 тонна элита сорт язгы бодай һәм 230 тонна арпа әзерләнгән. Язгы бодайның – өч, арпаның ике төрле сорты орлык өчен үстерелә. Быел, яңа сорт люцерна чәчкән һәм клевер орлыгы да суктырган хуҗалык.
– Орлык өчен үстерелгән культураларны тәрбияләү үзгә, таләпләр дә катгыйрак, – ди Нияз Авзалов. – Культураның сыйфатына зыян килмәскә, басуларда чүп булмаска тиеш.
Быел районда эшләүче “Нуретдинов”, “Әюпов”, “Шәңгәрәев”, “Биккинин” хуҗалыкларына һәм Минзәлә районына орлык сатканнар. “Исламов” фермер хуҗалыгыда, ел саен алардан алып, орлык фондын яңарта. Киләсе елга да орлык алырга планлаштыра”, диләр“Авзалов” хуҗалыгында.
“Авзалов” фермер хуҗалыгында күптәннән бергә эшләгән, хезмәттә чыныккан коллектив тупланган. Язгы чәчүдән башлап урып-җыюга кадәр басуда булган механизаторлар Рифат Фазлыев, Виталий Сиваков, бертуган Газинур һәм Фәргать Ногмановлар, Фәнил Асылов, Ярулла Лотфуллин, Фирдәвес Нургалиев, Филгать Габидуллин, Нияз Хәйбрахманов; язын – ашлама, көзге чорда икмәк ташучы шоферлар Рөстәм Ханов, Илмир Касыймов, Илнур Мәгъдануров, Илгиз Вәлиев, Ринат Җәлилов, игеннәрне агу-химикатлар белән эшкәртүдә хезмәт куйган Илдар Шәймиев, эретеп ябыштыручы Рафик Даутов, инженер Радик Фәттахов, агроном Рәшит Нигъмәтуллин – һәркайсы мактауга лаек.
Урып-җыю төгәлләнсә дә, эш әле дәвам итә. Хуҗалыкның ике ындыр табагында да икмәк киптерү, киләсе ел уңышы өчен орлык әзерләү бара. Икмәкне эшкәртүдә, киптереп, саклауга куюда Алексей Тонких, Римас Яббаров, Варис Харисовның һәм склад мөдире Лилия Камалованың хезмәте зур. Эшчеләрне тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекчеләр Роза Зәйнуллина, Гөлфинә Яббарова, Гөлүзә Сабирова, Оксана Ахмедова кайнар ризык янына коймагын да, гөбәдия, пиццасын да әзерләргә иренми. Рафаэль Мөфтиев ризыкны басуга кайнар килеш җиткерергә ашыга. Бухгалтерлар Эльвира Шәяхмәтова белән Резеда Муллагалиева да эшнең көйле баруына үз өлешен кертә. “Мондый егет-кызлар белән эшләргә була!” – ди хуҗалык җитәкчесе.
Римма Афзалова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев