Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигый рацион

Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. 

Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. 
Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын тамыразык һәм яшелчәләр, үлән һәм яфракларны азык итеп файдалана. Химик составы буенча үсемлекләрдән булган азыкларны углеводлы, минераль һәм витаминлы дип әйтергә була. Иң күп аксым чыганагы булып чикләвекләр, кузаклылар, төсле кәбестә, шпинат, бодай һәм башкалар санала. Чикләвекләрдә аминокислоталар күп. Үсемлек майларындагы май кеше организмы өчен файдалырак һәм ул бу яктан каты майлардан өстен тора. 
Чи җимешләр минераль тозларга бай. Җимешләрнең кабык эчендә булуы аларны организмга зарарлы кушылмалардан да саклый. 
Яшелчә-җимешне чи килеш ашау – эчәкнең эшчәнлеген арттыру өчен бик яхшы ысул. Бу эчәкнең мускулларын кузгатып, ризыкны эшкәртергә мәҗбүр итә, шуның аша организмда матдәләр алмашы уңайлана. 
Ризыкларны чи килеш ашау симерүдән дә саклый. Ул ач торып ябыгудан нәтиҗәлерәк. Чи ризыклар белән туклану подагра, ревматизм авыруыннан хәлне җиңеләйтә, сидек әчелегеннән организмны чистарта, диләр. 
Атеросклероз, тире авырулары, кан басымы югары булганда һәм күп кенә башка авыруларга да яшелчә, җиләк-җимеш белән туклану дәва була ала. Әмма пешкән ризык ашауга гына күнгән организмга кинәт чи ризык белән туклануга күчүнең зарарлы нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Шуңа табиб белән киңәшеп, акрынлап, сабырлык белән эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев