Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигатьне яратырга өйрәтик

Тормыш алга барган саен чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары арта, чүплекләр зур мәйданнарны били. Табигать пычрану барлык илләрнең гомуми проблемасына әйләнә. Чиста табигать – җирдә яшәүче кешеләр өчен кыйммәтле бүләк ул.

Мәктәп яшендәге балаларга экологик белем бирү укучыларның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Түбән Табын сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә бу юнәлештә елдан-ел күбрәк эш башкарыла. Кичә, КВНнар, рольле уеннар уздыру экологик тәрбия бирүдә әһәмиятле. Балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларны, хәтер һәм зиһенне үстерә, фикерләү сәләте белән бергә туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләнә. 
Мәктәптә балалар белән экологик тәрбия сәгатьләре үткәрәбез. “Фонтан” чишмәсен җыештырабыз, ял итүчеләрдән калган чүпләрдән арындырабыз. Чишмәгә баргач, уеннар да уйныйбыз, экологик әңгәмәләр дә үткәрәбез. Балалар: “Табигатьне чиста тоту өчен без нишләргә тиеш?” дигән сорауга җавап бирә. Укучылар нигездә: “Урамнарга, су буйларына чүп ташларга ярамый”, “Табигатькә ял итәргә чыкканда, чүпне җыеп, үзең белән алып китәргә кирәк”, – дип җавап бирә. Төрледән-төрле акцияләр дә оештырабыз. “Экояз” акциясендә катнашып, тирә-юнебезне коры үләннән, яфраклардан чистарту, чүпләрне җыю эшен башкардык. Экологик конкурсларда да катнашабыз. “Экология – балалар карашы” исемле рәсем конкурсында укучыбыз Татьяна Нигъмәтуллина беренче урынны алды. Шул рәвешле балалар кечкенәдән чисталыкка, табигатьне яратырга өйрәнеп үсәләр. 
Балаларыбыз табигатькә битараф булмасын иде. Балаларга экологик тәрбия бирү, бу эшне төрле алымнар, уеннар белән алып бару – һәр укытучының, тәрбияченең бурычы. Экологик тәрбия бирү – дәвамлы эш. Аны бәйләнешле, эзлекле алып барганда гына уңышка ирешергә була. 
Алия Хисмәтуллина, 
Түбән Табын сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
интернат-мәктәбе тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев