Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигатькә битараф булмыйк!

Тирә-юнебезне яшелләндерү максатында күләмле эшләр башкарыла. Мөслим урамнарына төрледән-төрле агач-куаклар утыртылгач, әйләнә-тирәбез яңа төс алды. Кабатланмас дизайн-бизәлеш тудыру өчен декоратив куаклар да, моңа кадәр безнең якларда үстерелмәгән агачлар да күп утыртыла.

Эссе көннәрдә агачлар безнең ярдәмгә мохтаҗ: үсемлекләр озак вакыт сусыз яши алмый. Шөкер, табигатькә битараф булмаган, үсеп килүче буында агачларга сак караш тәрбияләүче гаиләләр бар. Алар капка төбендә үсүче агач-куакларга балалары белән бергә су сибәләр, агач-үсемлекләрнең табигатькә нинди файда китерүен төшендерергә дә онытмыйлар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Кечкенәдән экологик тәрбия алучы буын яшеллекне саклау һәм үстерүгә үзеннән дә өлеш кертер, дигән өмет бар. Әмма, ни кызганыч, андый гаиләләр әлегә күп түгел.
Имин җәмгыять нигезе – ныклы гаиләләрдә. Бергәләп агач утырту, аны тәрбияләү гаилә әгъзаларын берләштерә. Узган җәйдә Ык ярында райондашларыбыз Гаилә аланына нигез салды – гаилә символы итеп агач үсентеләре утыртты. Янәшәдә генә – күл уртасында Мәхәббәт утравы урнашкан. Утыргычлар, беседкалар урнаштырылгач, күркәм ял урынына әйләнгән бу тирәлек. Ләкин шунысы аяныч: кайбер агач-куакларны хуҗалары оныткан. Алар суга тилмерә, яфраклары шиңеп утыра. Кайберләренә корткыч бөҗәкләр һөҗүм ясаган. Соңгы көннәрдәге яңгырларга карамастан, комлы туфракта дым юк диярлек. Буйга киткән агачларның терәк таякларын ныгыту ихтыяҗы да барлыкка килгән. Гаилә аланындагы агач хуҗалары, вакыт табып, агачларының “хәлләрен белешсен”, суга туендырсын иде.
Мөслимдә яшәүче Йосыповлар гаиләсе – күпләргә үрнәк. Үзләре утырткан сирень куагын балалары, оныклары белән һәрдаим карап торалар.
– Бу аланда безнең гаилә символы булу белән без бик бәхетле. Әле зур булып үсмәсә дә, куагыбызны бергәләп тәрбияләү куаныч китерә. Хикмәт бит агачның зурлыгында түгел, аңа үсеп китәргә ярдәм иткәндә безнең җаннарга иңдергән шифасында, – ди гаилә башлыгы.
Гаилә әгъзалары куак тирәсен чүп үләннәреннән арындырып, төпләрен йомшартты, су сипте. Оныгы бабасына агачларны үстерүгә кагылышлы сорауларын яудыра торды. Бабай белән оныгы Диләрәнең җылы мөнәсәбәтләре соклану уятты.
Еллар узар. Гаилә аланындагы агачлар, биеккә үрелеп, мәһабәт булып үсеп, гашыйкларга сыеныр урын барлыкка килер. Гаиләләргә ял итү өчен парк булыр. Киләчәгебез матур булсын дисәк, хәстәрен бүген күрик. Агач-куакларны суга тилмертмик.

Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев