Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигате белән артист

Алмаз Габидуллин райондашларыбызга “Асса” бию төркеме аша таныш. Хәер, алай гына да түгел. Мөслим халык театры куйган спектакльләрдә дә катнаша ул. Образга кереп, үз ролен профессионалларча башкарган егет күп кызларны гашыйк иткәндер. 

– “Асса” бию төркеме – республика бәйгеләренең җиңүчесе. Ансамбльне озак еллар Метрәй авылы егетләре Алмаз һәм Рөстәм Габидуллиннар җитәкләде. Хәзер аның җитәкчесе - Индира Тимкина. Алмаз бүген – “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленең бию группасы солисты, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Алмаз кечкенәдән биюче булырга хыяллана. Беренче мәртәбә сәхнәгә икенче сыйныфта укыганда татар биюе белән чыга ул.

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт политехника техникумына юл тоттым. Бораулаучы һөнәрен үзләштергәч, шәһәрнең геофизика оешмасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшләдем дә, озын берлек эзләп, Себер якларына чыгып киттем. Ләкин туган як сагындыра икән. Газиз авыл, туган җир җылысын бернинди акча-байлык та алыштыра алмый. 2015 елдан мин район мәдәният йортында эшлим, – ди Алмаз, елмаеп.

Алмаз Мөслимгә кайткан елны район мәдәният йортында Ирек Салихҗанов инициативасы белән “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле оеша. Биюче егетне анда солист итеп алалар. Бүген ансамбльдә алты пар бии.

– Алмазның биегәнен күреп гашыйк булганмындыр мин! Авар, татар халык биюләре, стильләштерелгән биюләрне Алмаз кебек башкаручы тагын бар микән?! Авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада таныштык без. (Әйе-әйе, спорт белән дә шөгыльләнә егетебез.) Дөрес, Алмазны сәхнәдә күргәнем бар иде. “Ай-яй оста бии бу егет!”, дип соклана идем, – ди тормыш иптәше Айгөл.

Алмаз Габидуллин биергә үзлегеннән өйрәнә. Әлмәттә укыган чорда студент егет төрле чараларда катнаша. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә узган “Весенние выкрутасы”, “Лотан” республика конкурсларында, башкорт, Кавказ, татар биюләре белән катнашып, беренче урыннарны яулый райондашыбыз.

– Алмаз кечкенәдән җор телле, тиктормас булып үсте. Гаиләдә төпчек бала булгангамы, аңа игътибар да күбрәк булгандыр. Яратуны, кадерләүне тоеп үскән бала тормышта югалып калмый. Нәселебездә биючеләр юк. Алмазда биюгә тартылу каян килгәндер, бу безнең өчен һаман сер булып кала. Кечкенә чагында ук, телевизордан биюче егет-кызларны күреп, таң калып, телевизор каршында басып тора иде. Без аның биюче буласына тамчы да шикләнмәдек, – ди әнисе Раушания апа.

Биючеләргә җитезлек һәм үткерлек хас. Бию генә түгел, театр сәнгатенә дә мөкиббән Алмаз. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасында – авыл егете ролен, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” драмасында көтүче ролен бик оста башкарган егетне Казан театрларына да алып китәргә мөмкиннәр.

Биюче үзен һәрвакыт формада тотарга тиеш. Шуңадыр, спортны да онытмый Алмаз. Спартакиадаларда актив катнашучы райондашыбыз спортның волейбол һәм баскетбол төрләренә өстенлек бирә.

Табигате белән артист Алмаз. Йөзеннән елмаю китмәгән егеткә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар насыйп булсын!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев