Сыйфатлы белем – унышка юл
Бу көннәрдә мәгариф хезмәткәрләренең район киңәшмәсе бара. Педагоглар узган уку елына йомгак ясап, алдагы елга өстенлекле үсеш юнәлешләрен билгелиләр.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән яңа уку елына әзерлек, уңышлар һәм проблемалар хакында сөйләштек.
– Лилия Яһдиевна, сүзне узган ел йомгакларыннан башлыйк әле. Укучыларның белем дәрәҗәсен ничек бәялисез?
– Дәүләт йомгаклау аттестациясенең БДИ форматында 63 чыгарылыш сыйныф укучысының 56сы катнашты. Алар 11 фәннән имтихан тапшырдылар. 2020 ел белән чагыштырганда, биология, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белемен сайлаучылар артты. Быел, бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча, дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырып аттестат алу мөмкинлеге бирелде. Аннан 7 укучы файдаланды. 2021 елда сигез фәннән уртача балл 2020 ел күрсәткечләреннән югары. Өч фәннән (химия, математика, җәмгыять белеме) имтихан бирүче дүрт бала минималь баллны җыя алмады. Химия, биология, информатика буенча район күрсәткечләре республикада беренче унлыкка керде. Алты фәннән район күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. 22 чыгарылыш класс укучысы 36 бердәм дәүләт имтиханын югары баллга (80нән югары) тапшырды. 19 укучы Россия Федерациясенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва белдерде. Шуларның дүртесе, рус теле буенча 70 балл җыя алмау сәбәпле, медаль алу таләпләрен үти алмады. Димәк, дүрт укучының белеме реаль бәяләнмәгән. 11 классны тәмамлаучылар арасында аттестатсыз калучы укучылар булмады. 9 классны 193 укучы тәмамлады. Нәтиҗәләр буенча дүрт укучы көзге имтиханга калды.
Бүгенге көндә 82 укучы (42,5 %) 10 сыйныфка барырга теләк белдерде, 49ы (25,4%) укуын Мөслим политехника техникумында дәвам итәчәк. Калган укучылар башка юнәлештәге уку йортларын сайлады.
– Укудагы, спорттагы уңышларга да тукталып үтик.
– Сәләтле балалар белән хезмәттәшлекне оештыру максатында “Нәтиҗәле укытучы – сәләтле укучы” муниципаль проекты эшли. Проект кысаларында “Олимпиада – уңыш ачкычы” муниципаль олимпиадасы үткәрелә. Бу чарада 504 укучы катнашты. Аларның 25е – җиңүче, 46сы призер булды. Узган уку елында Россиякүләм фән олимпиадаларының регион, республика турларында – 1 җиңүче һәм 31 призлы урыныбыз бар. Халыкара олимпиадаларда катнашып, татар теленнән – 2, рус теленнән 1 призлы урын яуладык. Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, физик тәрбия, биологиядән җиңүчеләр позицияләрен саклыйлар. Лицей, гимназия, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе уңышлар белән куандыра. 35 призлы урынның 20сен лицей әзерләде. Спорт өлкәсендә Россия күләмендә – 6, республика күләмендә – 1, муниципаль бәйгеләрдә 21 призлы урын яуланды. Югары күрсәткечләрне лицей, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе бирде. ГТО нормативлары 28 алтын, 3 көмеш медальгә үтәлде.
– Лилия Яһдиевна, укучылар “бишенче чирек”не ничек үткәрде?
– Җәйге каникулларда дүрт мәктәп базасында көндезге мәктәп яны лагере эшләде. 21 көнлек лагерьларда 234 бала ял итте. Район үзәгендәге өч мәктәптәге хезмәт һәм ял лагерьларында 18 көн дәвамында 120 бала хезмәт куйды. Түбән Табын коррекция интернат-мәктәбендә бер атна дәвамында “Шифа” лагеренда – 50 бала, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда дүрт сменада 220 бала ял итте. Социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 13 баланы иганәчеләр ярдәмендә ял иттерә алдык. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша – 151, авыл җирлекләре аша 28 бала төрле оешмаларда хезмәт куйды. 200дән артык бала шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт тәҗрибәсе туплады.
– Лилия Яһдиевна, яңа уку елына әзерлекне ничек бәялисез? Быел кайсы мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкарылды?
– Тат.Шуран төп гомуми мәктәбе республика белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау программасына кертелде.
Мәктәптә тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, түбә яңартылды, үзәк керү өлеше ремонтланды. Узган ел “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Күбәк мәктәбенә республика бюджетыннан ремонт өчен 870 000 сум бүленде. Мәктәпкә физика, химия һәм биология кабинетларына җиһазлар кайтарыла. “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында гимназия спортзалында 1 млн 205 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Ашханәләргә капиталь ремонт программасына Тат.Шуран һәм Түбән Табын мәктәпләре кертелеп, аларда республика бюджетыннан – 4 млн 290 мең сумлык, федераль бюджеттан 1 млн 601 мең сумлык ремонт ясалды. Түбән Табын мәктәбендә 780 мең сумга җылыту системасында эш башкарылды. Белем бирү учреждениеләрен район бюджеты, иганәчеләр хисабына җиһазлар белән тәэмин итү дә дәвам итә. Бүгенгә иганәчеләр тарафыннан 1 млн 331 мең сумлык ярдәм күрсәтелде, муниципаль бюджеттан 6 млн 784 мең сум бүленде. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә үткән ремонт эшләре һәм территорияләрне төзекләндерүдә авыл җирлекләре тарафыннан 638 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. “Үсеш ноктасы” яңа технологияләр проекты кысаларында биш мәктәп технология, химия, физика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары белән җиһазланды.
– Һәр укучы да дәреслекләр белән тәэмин ителгәнме, мәктәп автобуслары төгәл эшлиме?
– 2021-2022 уку елына 11 сыйныфлар өчен ФГОС таләпләренә туры килүче яңа дәреслекләр кайтты. 2, 3 сыйныфлар өчен – “Перспектива”, 4 сыйныфларга – “Планета знаний” укыту-методик әсбаплары һәм 8, 9 сыйныфлар өчен өстәмә заказ ясалды һәм кайтартылды. Ел дәвамында башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре яңартылды. 1 сыйныфларга татарча “Россия мәктәпләре” укыту-методик комплектын булдыру өстендә эшлибез.
383 укучыны 20 маршрутта 45 авылдан 16 автобус йөртә. Маршрутка унике мәктәп кертелгән. Узган ел районга ике мәктәп автобусы кайтты. Алар хисабына маршрутлар санын киметә алсак та, проблемалар бар әле. Мәктәп автобуслары паркын тулыландыру зарур.
– Лилия Яһдиевна, мәгариф учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителешен ничек бәялисез?
– Мәгариф учреждениеләрендә 498 (108 тәрбияче, 390 укытучы) хезмәткәр эшли. Шуларның 80,2 проценты югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Мөгаллимнәрнең 90 проценты (446 кеше) – югары белемле. Быел ун чыгарылыш сыйныф укучысы югары педагогик уку йортларына гариза тапшырды. Г.Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе, гимназия – дүртәр, Күбәк, Михайловка мәктәпләре берәр укучысын максатчан юллама белән педагогик уку йортларына җибәрде. Шулардан сигез укучы стипендиаль ярдәм күрсәтү проекты буенча педагогик белгечлекләргә бирелүче грантка дәгъвалый. Бүгенге көндә педагогик уку йортларында 85 укучыбыз укый. Кадрларга кытлык зур. Мәктәпләрдә 35 укытучы (9,8 %) – пенсия яшендә. “Авыл укытучысы” программасына кереп, тугыз урынга (рус теле, математика, тарих, физика, биология) гариза бирелде. Әмма авыл мәктәпләренә кайтырга теләк белдерүче булмады. 35 яшькә кадәрге педагоглар 9 % (44 кеше) тәшкил итә. Алдагы уку елында яшь белгечләр сафын биш укытучы, бер тәрбияче тулыландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев