Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатлы алкогольне ничек сайларга?

Быел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензиясез сәүдә итүнең 75 очрагын ачыклаган.

Беренче эш итеп, кибеткә килгәч, кулланучы почмагына күз салырга кирәк, анда спиртлы эчемлекләр сатуга лицензия яки аның күчермәсе булырга тиеш. Анда гамәлдә булу вакытын табарга була. Әгәр документ бар һәм ул гамәлдә булса, продук ция торган киштәләргә  барырга була.
Быел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензиясез сәүдә итүнең 75 очрагын ачыклаган. Нәкъ менә шундый сәүдә объектларында, кагыйдә буларак, ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукция яки суррогат саталар.
«Татарстанда республика территориясенә кертелә һәм аның территориясендә җитештерелә торган барлык алкоголь продукциясе сыйфат, уникальлек һәм куркынычсызлыкка тикшерү уза",-дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина.
Шешәдә партиянең теркәлү номеры булырга тиеш. Әгәр ул бар икән, димәк, бу продукт тикшерү узган.
Бу номерның легальлеген Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында махсус бүлектә тикшерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев