Сынауларны җиңә барып
Авыл хуҗалыгы өчен зур сынау елы булган 2021 ел артта калды. Тармактагы эш торышы, ел нәтиҗәләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән сөйләштек.
– Ренат Әзһәрович, 2021 ел уңышлы булды, дип әйтеп булмый. Шулай да елны нинди күрсәткечкечләр белән каршы аласыз?
– Язгы кыр эшләре технологик срокларда, югары репродукцияле орлыклар кулланып, һәр гектар чәчүлек мәйданга, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 84әр килограмм ашлама кертеп башкарылса да, аномаль һава шартларына бәйле көткән нәтиҗәгә ирешеп булмады. Быел районда бөртекле культуралар – 52830 гектарда, көнбагыш – 6550 гектарда, рапс – 8335 гектарда, шикәр чөгендере 2415 гектарда игелде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12,4 центнер уңыш җыеп алынды. Узган ел белән чагыштырганда бу – 18 центнерга кимрәк. Иң югары уңышны “Исламов” фермер хужалыгы алды – һәр гектардан уртача 16,1 центнер. “Туган як”, “Намус”, “Август- Мөслим” агрофирмаларында бу күрсәткеч 14,8-10,9 центнер, калган хужалыкларда 6-8 центнер тәшкил итте. Техник культураларның уртача гектар биреме 13,2 центнер булды, шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 176 центнер уңыш җыеп алынды.
– Техника парклары яңартылмадымы?
– Соңгы елларда күпчелек хуҗалыкларда техника паркы тулысынча яңартылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә. 2021 елда районда техника базасын яңарту өчен 400 млн сумлык инвестиция кертелде.
– Ренат Әзһәрович, терлекчелектә эш барышы белән дә таныштырсагыз иде.
– Терлекчелеккә килгәндә, район хуҗалыкларында 3966 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 1590 башы – сыерлар. 2021нче елның 11 аенда 11663 тоннадан артык сөт житештерелде һәм сатылды. Үсеш 51 процентны тәшкил итә. Район буенча көнлек сөт җитештерү – 40,6 тонна. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20,9 тоннага күбрәк. 6266 тонна ит җитештерелде (үсеш – 27 процент). Шуның 721 тоннасы – мөгезле эре терлек ите, 5537 тоннасы – кош ите. Терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруга “Август-Мөслим” хуҗалыгының яңа сөт комплексы зур өлеш кертте. 2400 савым сыерына исәпләнгән комплексның беренче чираты апрель аенда сафка басты. Бүгенге көндә 1000гә якын тана бозаулады, бер сыердан уртача 30 литрдан артык сөт савыла. Комплексның 1200 савым сыерына исәпләнгән икенче чираты төзелә. Аны тулыландыру өчен фермага Германиядән голштин-фриз токымлы 858 буаз тана кайтарылды. Комплексны 2022 елның февраль аенда сафка бастыру планлаштырыла.
Быел районда 4150 тонна печән, 7100 тонна сенаж, 15408 тонна силос, 2000 тонна салам әзерләнде. Бу – бер шартлы терлеккә 9 центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз. Кышлату өчен кимендә 30 центнер азык берәмлеге кирәк. Бәхеткә, 2020 елда азык мулдан әзерләнгән иде, шуңа бәйле проблемалар булмас, дип ышанасы килә.
– Районыбызның а в ы л х у җ а л ы г ы формированиеләре дәүләт ярдәменнән ничек файдаланды?
– Авыл хуҗалыгына дәүләт тарафыннан ел саен зур ярдәм күрсәтелә. Быел район 425 млн сумлык ярдәм алды: сөт комплексы төзүгә – 178 млн сум, техниканы модернизацияләүгә – 63 млн, ашлык саткан өчен – 50 млн, минераль ашламалар сатып алган өчен – 31,5 млн. Шулай ук кооперативларны үстерүгә – 19,3 млн, әче туфракларны известьләгән өчен – 19,2 млн, сатылган сөт өчен – 19 млн, бөртеклеләрне стимуллаштыруга – 16 млн ярдәм алдык. Моннан тыш туфракның уңдырышлылыгын арттыру, кече формаларларга ярдәм, азык сатып алу һ.б. өчен дә хөкүмәт ярдәме тиде. Ярминкәләрдә катнашучыларның юл чыгымнары да дәүләт тарафыннан субсидияләнә.
– Ренат Әзһәрович, кыш язгы кыр эшләренә әзерлек чоры...
– Әйе, районның а в ы л х у җ а л ы г ы формированиеләрендә 2022 ел унышы өчен минераль ашлама кайтару бара. Бүген районда, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 42,5 килограмм күләмендә ашлама тупланган. Бу күрсәткечне, елдагыча, 70 килограммнан да ким булмаган күләмгә җиткерү бурычы куелды. 2022 ел өчен ГОСТ таләпләренә туры килерлек орлык җитәрлек күләмдә складларга салынды. Машина-трактор паркларында ремонт эше дәвам итә. Әлегә 178 трактор, 41 комбайн, 71 чәчкеч ремонтланган.
Мөнирә Арсланова.
Фото – “Мөслим-информ”архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев