Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыгылсам да сынмадым

Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булса да, язмыш җилләренә бирешми Гөлфия Латыйпова

Күңел матурлыгын, җан җылысын башкалар белән дә бүлешеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәүчеләр әйләнә-тирәгә илаһи бер яктылык өсти кебек. Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия Латыйпова – шундый кешеләрнең берсе.

Гөлфия апа – тумышы белән Азнакай районының Балтач авылы кызы. 9 сыйныфны тәмамлагач, 15 яшендә Мөслимгә коры сөт заводына эшкә килә. 17 яшендә булачак тормыш иптәше Гаптенәсне очрата. Егетнең дә әлеге заводка эшкә урнашкан чагы була.

– Мин заводта сөт ташыдым, Гөлфия май яза иде. Бер ел очрашып йөрдек тә матур итеп туйлар үткәрдек. Бер-бер артлы биш балабыз туды. Гөлфия сабырлыгы, чибәрлеге белән бер күрүдә үзенә әсир итте. Кул эшләренә осталыгын күреп тә шаккаттым. Очрашып йөргәндә үк бик матур свитер бәйләп биргән иде. “Ай-яй, йөрәгең төсле җылы, кайнар бу свитер. Салкыннарда да туңдырмый!” дип үзенә әйткән идем. Балаларыбыз аның йомшак кулллары белән бәйләнгән комбинезон, кофта, камзул, чалбарларны киеп үсте. Носкидан алып пәлтәгә кадәр бәйләде инде хәләлем, – ди Гаптенас абый, яшьлек елларын искә төшереп.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев