Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөйгәнемә бирнә әзерләдем...

“Ул вакытта ике елдан артык яратып йөргән егетем бар иде. Хәтта аңа дип бирнә дә чиктем. Гомумән, чигәргә ярата идем мин. Фермадан эшләп кайтам да, бер почмакта тыныч кына чигеп утырам. Ул елны яраткан егетемә “Яңа 1962нче ел белән!” дип язылган япма чиккән идем...”

Яшь чаклар. Ике яшь йөрәк, өйләнешеп, матур гаилә кору турында хыяллана. Бәхет уч төбендә генә кебек. Ләкин 20 яшьлек Фалия апаның тормышы асты өскә килә. Шуганка авылының чибәр кызын сөйгәне түгел, ә бөтенләй башка егет урлап алып китә...

– Рафаэль исемле егет Ташлыярга алып кайтты мине. Сабан туенда күз атып йөргән иде. Аннан күп тә үтмәде, иптәш кызыма кич утырырга баргач, шуннан алдап утыртып алып киттеләр. Ул дуслары белән иде. Иртәнге өчкә генә кайтып җиттек. Рафаэльнең әти-әнисе, бу хакта белеп, өстәл әзерләп көтеп торган. Икенче көнне артымнан абый килде. “Абый, мин сиңа ияреп кайтам”, – дим. Абый: “Апаем, ирдән кайткан дип әйтерләр. Әллә каласыңмы соң?” – ди. Ихтыяр көче юклыктан инде. Ташлыярда кияүдә калдым. Хәзер Ташлыярда яшәвемә дә 57 ел. Күп күрдем инде, сеңлем. Өч баламны җир куенына салдым. Аларны сөйләсәң, мәңге күңелдән чыга торган түгел, – дип искә ала Фалия апа.

Фалия апа Вәлишина (Ихсанова), 8 класстан соң мәктәпне ташлап, 14 яшендә фермага эшкә керә. Җәен савымчыларны ялга җибәрим дип кенә килә дә шунда кала. Югыйсә, әйбәт укый, укытучылары да мәктәпкә кире чакыра. Әнисенә бераз ярдәм булсын дип тырыша кыз бала. Чөнки алар, дүрт бала, ятим үсә. Әтиләре Фалия апага алты яшь булганда икенче хатынга чыгып китә...

Фалия апа, Ташлыярга килен булып төшкәч, фермага эшкә урнаша. Ун ел сыер сава, җиде ел – дуңгызлар, унҗиде ел бозаулар карый. Гомере шулай үтә. Ял да итми, декретка да чыкмый.

– Мин бит әтисез үстем. Иптәш кызымның әтисе бар. Аны күргән саен “Әти-и!” дип янына чаба, ә мин елый идем, – ди Фалия апа. – Минем дә “әти” дип әйтәсем килә. Ул хисне аңлатып бетереп булмый. Авырлыкларга да балаларым “әти” дип әйтергә тилмереп үсмәсеннәр дигән фикердән чыгып түзгәнмендер. Ходай сабырлык биргәндер инде.

Беренче малае дүрт яшендә ферма базына батып үлә Фалия апаның. Улы судан курка торган була. Ул көнне Фалия апа улын мунча кертә. Шунда малай: “Әни, мин синең белән бүтән юынмыйм!” – ди. Аның бу сүзләре Аллаһның “амин” дигән вакытына туры килгәндер, күрәсең.

Фалия апаның икенче баласы әле бер айлык кына була. Кайгысын онытып тормасмы дип, Фалия апаның хезмәттәшләре: “Үләсең син өйдә ятсаң”, – дип, аны эшкә алып китә... Бала кайгылары тагын көткән икән әле Фалия апаны. Тагын ике баласы бик яшьли бакыйлыкка күчә аның. “Әле бүген генә җирләгән кебек, барысы да күз алдында тора”, – дип искә ала ул газизләрен.

Бүгенге тормышын мактап туя алмый Фалия апа. “Муллыкта яшибез, бөтен нәрсә бар, Аллаһка шөкер. Өч балам да бик әйбәт, икесе – авылда, берсе Яр Чаллыда яши. Оныкларым килеп йөри. Сәламәтлек кенә мактанырлык түгел”, – ди ул.

Без килгәндә дә оныгы – шәһәр кызы Самира әбисендә кунакта иде. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән, ә аның шәһәргә китәсе килми – авылда рәхәт! Әбисе безгә беренче мәхәббәт тарихын, гыйбрәтле тормыш юлын сөйли. Самира хыялый күзләр белән тыныч кына тыңлап утыра. Аның тормышы әле алда. Балаларыбыз бездән бәхетлерәк булсын иде...

Сөйгән ярга дип әзерләнгән бирнә авыл музеенда урын алган. Фалия апаның кызы Фирая Галиева клуб мөдире булып эшли. Музей белән дә ул таныштырды. Анда истәлекле экспонатлар күп. Музейны тулыландырырга авылдашлары ярдәм итә икән. Биредә тулы бер гаиләне ачлыктан алып калган киле куелган. Аның хәтта төйгече дә сакланган. Менә – кырыгынчы елларда гарәп телендә алып барылган шәхси көндәлек. Менә – җитмешенче ел хатлары. Шушында ук борынгы хайван сөякләре, сандык, чигүләр...

Болар барысы да – истәлек, тарих. Кызганыч, соңгы елларда яшь буында үткәнгә карата битарафлык сизелә. Имеш, искелек хәзер актуаль түгел. Ләкин тарихны өйрәнергә, үткәннән гыйбрәт ала белергә кирәк. Без кыз урлау гореф-гадәтен дә уен кебек кабул итәбез. Әйе, кияү белән кәләш арасында мәхәббәт булып, кәләшнең әти-әнисе никахка каршы булса, кызны урлау бердәнбер ысул саналган. Никах алдан сөйләшенеп, туйга элекке гореф-гадәт элементларын кертәсе килсә, кыз урлау кызыклы тоелырга мөмкин. Фалия апа очрагында – башкача. Ул тормышыннан зарланмаса да, замана күзлегеннән караганда мондый “уен” коточкыч кыргый булып күренә. Сөйгән яры була торып, аны үз ихтыярына каршы ничек башкага кияүгә бирергә була?! Йөрәк ничек түзәргә тиеш?! Хәзер татарларда кыз урлау гадәте юк бугай. Таҗикстанда бу гадәт әле дә саклана. Кызларны хәтта закон да якламый. Ә менә чечен якларында кыз урлаган өчен төрмәгә эләгергә мөмкин.

Гореф-гадәтләребез яшәсен. Алар турында белергә кирәк. Әмма кайберләре турында тарих битләреннән генә белү әйбәтрәктер кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев