Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыер хакы кергәнме?

Редакциябезгә Түбән Табын авылы сөт тапшыручыларыннан хат килеп төште. 

Сөт җыюдагы гаделсезлеккә борчылып, төрле авыллардан сөтне төрле бәягә сатып алулары турында әйтелгән бу хатта. 
Исемен күрсәтмәгән автор: “Күрше Тугаш, Мәлләтамак авылларында бер литр сөткә – 23 сум, безгә 21 сумнан түлиләр. Аерма шактый бит. Элек сөтне сөт заводы җыя иде, бар халык тигез иде. Безнең бит республика күләмендә дан тоткан заводыбыз бар, бу эшне шуларга йөкләргә кирәк. Әле бит ярты литрлап җыелган әлеге сөттә сыер хакы да бар!” – дип язган. Сорауга ачыклык кертү максатыннан без “Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчесе Фаит Шәйморзин белән элемтәгә чыктык. Фаит Фоатович бүгенге көндә хуҗалыклардан сөтнең литрын 24-25 сум белән җыюлары турында хәбәр итте.
– Июнь башында без сөтнең бер литрына 21 сумнан түләгән идек. Июнь азагына бәя артты. Хәзерге көндә сөтне 24 сум белән кабул итәбез. Барлык авылларда да бәяләр бертөрле. Җәй башында бәяләр уйнады, әлбәттә. Бу сөтнең сыйфаты һәм күләменә бәйле булды. Халыкка сөт акчасы вакытында тапшырылып бара. Борчылырлык урын юк, – диде кооператив җитәкчесе.
“Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, Татарстан һәм Башкортостанның 40тан артык торак пунктында халыктан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сөт сатып ала. Хуҗалыклардан көненә 70 тонна сөт җыеп алына. Аның 30 тоннасын кооператив үзе эшкәртә. 40 тоннасы Пермьгә, Башкортостанның Мәсогыт, Мәләвез районнарына озатыла. Биредә, сөтне эшкәртеп, төрле сөт продуктлары, коры сөт әзерлиләр, акмай ясыйлар.
– Мөслим маен мөслимлеләр генә түгел, күрше районнар һәм шәһәрләр дә яратып ала. Ярминкәләрдә: “Сезнең майны алырга дип килдек”, – дигәннәрен ишетү рәхәт. Халыкның ышанычын югалтасы килми. Сыйфат – безнең өчен һәрвакыт беренче урында. Җитештерелгән продукцияне үзебезнең җирлектә генә түгел, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләренә дә җибәрәбез,– ди Фаит Шәйморзин.
Кооператив базасы көн саен 70 тоннага кадәр сөт җыю һәм суыту мөмкинлеген бирә. Продукция җитештерү күләме дә саллы – елына 30 тоннадан артып китә. Берара кибетләрдә “Фаиза”ның йогыртлары, эремчекләре, башка төрле сөт ризыклары да күренеп алды. Алга таба да бу төр продукция кибет киштәләренә чыгар дип көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк: тиздән сменага 50 тонна сөт эшкәртеп, 5 тонна продукция җитештерү мөмкинлеге булган сыр ясау цехы да сафка басачак. Сыр да Мөслим мае кебек брендлы продукция булыр, дип ышанасы килә. Мөмкинлекләрдән чыгып, сөт җыю бәясен дә күтәрергә планлаштыралар.
Мәгълүм мәкальдәгечә, “Биргән кешегә – күп, алганына – әз”. Кызганыч, Түбән Табын авыл җирлегеннән килгән исемсез хат авторы белән, телефон номерлары күрсәтелмәгәч, элемтәгә кереп булмады. 
Бөтен шартын китереп мал тәрбияләүче, күпме хезмәт куеп җитештерелгән сөтне дәүләткә тапшыручы кешенең моң-зары аңлашыла. Кибетләрдән бер литр сөтне, майлылыгына карап, 36-67 сумга сатып алабыз. Кыйммәтрәге дә бар. Сыер тотучы күршеләр өч литрын 100 сумга сата. Бернинди химия, башка әйберләр кушылмаган натураль продукт кибетнекеннән төсе белән генә түгел, тәме, куелыгы белән дә аерыла. Халыкның да тапшырган сөтенә лаеклы акча аласы килә, әлбәттә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев