Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Захарова: – Мөслимгә гашыйк булдым!

Мөслимгә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова килде.

Светлана Захарованың Мөслимгә беренче генә килүе түгел. Депутат район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә социаль яклау бүлегендә, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү, хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләрендә, картлар һәм инвалидлар йортында, үзәк хастаханәдә, “Миләшкәй” балалар бакчасында булды, Батырлар йортын, сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексын карады. 
Светлана Захарова инвалидларның һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең өстенлекле хезмәтләргә тоткарлыксыз ирешә алуын тәэмин итү чараларының үтәлешен тикшерде. Хастаханәдә авырулар өчен тудырылган шартларга, заманча технология белән җиһазланган кабинетларга уңай бәя бирде. “Уңайлы мохит” программасының гражданнарны социаль яклауга юнәлтелгән дәүләт программалары арасында аеруча мөһим урын алып торуын ассызыклады.
– Мөслим районында халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, мактанырлыгыгыз бар. Җитәкчелекнең халыкка нәрсә кирәген белеп эш итүе, район халкының сәламәтлеге өчен янып-көеп яшәве һәр гамәлендә күренә, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты.
Светлана Захарова, Вәрәшбаш авыл җирлегендә узган мәгариф хезмәткәрләренең Сабантуенда катнашып, шушы өлкәдә хезмәт куючыларны тәбрикләде. Җирлегебездә булган үзгәрешләргә сөенеп, халыкның матур һәм тату яши белүен билгеләп үтте. Сабантуйда бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре, дипломнары тапшырылды.
– Мөслимдәге бөтен яңалыклар һәм үзгәрешләр урынлы, һәр нәрсә халык ихтыяҗларын күздә тотып эшләнгән. Балалар бакчалары буенча программа үзенчәлекле: тәрбиячеләр, бакча мөдирләре эшне балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән берлектә алып бара, – диде башкаладан килгән кунак. 
Светлана Захарова “Кояшлы Ык” ял зонасы, аның дәвамы булган “Киләчәк” паркы белән дә танышты. Кунак халыкка хезмәт күрсәтү объектларында һәрвакыт уңайлылык хөкем сөрергә тиеш дигән фикерен җиткерде, җирлегебездә башкарылган эшләргә соклануын, гаҗәпләнүен яшермәде. 
– Мөслим – Татарстанның иң матур районыдыр, мөгаен. Биредәге матурлыкны аңлатырга сүзләр җитмәс. Бу гүзәллекне күргән кунаклар Мөслимгә чын-чынлап гашыйк булып китә. Мин дә шулар рәтендә, – диде Светлана Захарова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев