Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сукмакны ник яптылар?

– Сулый торган һавабыздан гына мәхрүм итмәсеннәр инде, бер Аллакаем! Аякларым калмады, ничекләр кайтып җитәргә микән? Күр инде, күпме еллар шушы сукмактан йөрдек. Үзәккә төшеп, бөтен йомышларыбызны үтәп кайта идек, – дип, миңа иярергә тырышты бер таныш апам.

Олы яшьтәге әлеге апаның гына түгел, Мөслимнең Катмыш ягындагы микрорайонында яшәүчеләрнең дә зары дип кабул итәргә кирәк бу сүзләрне. Халык телендә “объездной” дип йөртелүче юлның өске ягындагы урамнарда яшәүчеләрнең моң-зарларын аңлатып кына бетермәле түгел соңгы вакытта. 
Чөнки Авзалов, Салихов, Мусин урамнарында яшәүче бик күпләрнең эшкә яки башка йомыш белән Мөслимнең үзәк өлешенә йөри торган сукмакны, ягъни элек “Сельэнерго” ихатасы дип йөртелгән аралыкны яптылар. “Киров Лес” оешмасы ягыннан Яшьләр урамына чыгып, эш урынына бару өчен башта Кооператив урамына төшәргә, аннан кире банклар, почта, социаль яклау, пенсия фонды бүлекләре, кыскасы, бөтен оешмалар урнашкан үзәк өлешкә менеп җитәргә кирәк. Яңа микрорайонда урнашкан гимназия, мәчет, бассейн, сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар да, хезмәткәрләр дә күп. Бөтен кешенең дә техникасы юк бит. Гимназиягә Мөслимнең ерак урамнарыннан килеп укучылар да бар. Балалар да урау юллар белән йөрергә тиеш буламы? Хәзер урам тулы техника. Кайбер киселешләрдә балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә куркыныч. “Тротуарлар бар бит”,– дияр кайберәүләр. Ләкин бу аклану чарасы булырга тиеш түгел. Өлкәннәр өчен такси йөреп тора бит, диючеләр дә табылыр. Без андый байлыкка ия түгел, бигрәк тә пенсионерлар. 
Шуны беләсебез килә: бу аралык закон тәртибендә ябылганмы? Ябылган очракта да кеше йөрерлек кенә бәләкәй капка калдырып булмыймы? Кыскасы, бу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел дип беләбез. Гозеребезне уңай якка хәл итүегезне көтеп калабыз. 
Яңа микрорайонда яшәүчеләр. 
 
Сорауга Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов җавап бирә: 
– Әлеге микрорайоннан Мөслимнең үзәк өлешенә йөрү өчен дүрт урында җәяүлеләр юлы эшләнгән. Алар яктыртылган, брусчатка яки асфальт түшәлгән. Ә хатта күрсәтелгән сукмак элеккеге “Сельэнерго” җәмгыяте территориясеннән үтә иде. Монда хәзер законлы нигездә шәхси эшмәкәр эшли. Оешма җитәкчелеге территориясен койма белән әйләндереп куйды. Шәхси территория аркылы тротуар узарга тиеш түгеллеге һәркемгә дә мәгълүмдер. Беркемнең дә шәхси ихатасын “проходной двор” итәсе килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев