Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сукбай этләрдән ничек котылырга?

Һәркемнең бер авырткан җире була. Минеке – этләр. Кечкенә генә көчек булса да, аны урап үтү юлын карыйм. Хәтта бияләй чаклы гына этнең ыржаеп торган тешләре дә, “ләң-ләң” килгән тавышы да куркыта. 

Бәләкәй чакта ике тапкыр эт тешли язды. Чак котылдым, урамдагы олылар ярдәмгә килмәсә, ни белән бетәр иде бу хәлләр? Ә үзем кемнедер эттән коткара алмас идем. Чөнки курку хисе көчле. Әбинең: “Курыкканыңны сиздермә! Эттән курыксаң, башыңнан пар чыга. Эт, шул парны күреп, сине тешләп китәргә дә күп сорамый”, – дигәне хәтердә. Әйтүе генә ансат, курыкканыңны күрсәтмә, имеш. Күрсәтә алмаслык булсам, мин бит инде куркып та тормас идем! Гел белмәгән, беренче тапкыр күргән этләрне кочаклап, эт белән фотога төшүчеләр минем өчен геройга тиң. 
“Курыкма! Тешләми ул!” Шулай дип әйткән кешеләр турында күп ишеткәнем, андыйларны күп күргәнем булды. Хуҗасына тими инде! Мин этләрдән уттан курыккандай куркам. Алар да минем курыкканны сизәләрдер, күрәсең. Тешләрен ыржайтып күзгә карап торалар. Өлкәннәр курыкканны ничек инде бала-чага шүрләмәсен ди?! “Дүрт аяклы дусларыбыз” дияргә яратсак та, этнең кайчан дошманга әйләнәсен берәү дә белми. Бу – вакыт эше генә. 
Элегрәк, хуҗасыз йөргән этләр күренсә, апа-абыйлар авыр җирлегенә шалтырата иде. Сукбайларга ау оештыралар иде. Хәзер бу проблемага әйләнә башлады. Районда хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче оешма юк. Этләрне ату да закон тарафыннан тыелган.
– Кызганыч, дип әйтимме, хуҗасыз этләрне аулау тыела. Ел саен килешү төзеп, хуҗасыз этләрне Лениногорск шәһәре приютына озатабыз. Узган елның 1 гыйнварыннан хайваннар турындагы яңа закон үз көченә керде. Аның кысаларында 2020 ел башыннан “этләрне тоту – стерильләштерү – вакцинация – элекке яшәү урынына кире кайтару” программасы эшли. Этләргә хәзер алынмый торган тамга – бирка да тагыла. Этне тоту белән приютка тапшырырга кирәк. Анда тәрбияләү һәм элеккеге яшәү урынына чыгару процессы видеога төшерелә. Хуҗасының мәгълүматлары булган хайваннарны аулау тыела. Ягъни муеннарында хуҗасының исем-фамилиясе язылган биркасы булган этләр хуҗасына кире кайтарыла, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. 
Башка шәһәр белән төзелгән килешү генә этләрдән саклап кала алмый. Чөнки сукбай этләрнең кайчан кемгә ташланасын беркем дә белми. 
Шушы көннәрдә Мөслим гимназиясе янында укучыларны гына түгел, зурларны да куркытырлык галәмәт зур кара эт пәйда булды. Беренче класста укучы улым шул эт корбаны була язды. Күрше кызы бу вакыйганың шаһиты булган.
– Карыйм: гимназиянең шугалагыннан җан-фәрманга ике бала йөгерә. Алар артыннан эт чаба. Бала-чага булмасам да, каушап калдым. Бу эт янымда булса, куркудан, бәлки, хушымны югалткан булыр идем. Ул арада балаларның берсе койма аша сикереп чыкты. Икенчесе, куркуыннан, тирән көрткә кереп чумды. Эт тә юләр түгел – карга керми, биш-ун минут чамасы “корбанын” көтеп торды да китте. Ярый балаларга зыян килмәде, – ди Авзалов урамында яшәүче Эльмира Гәрәева.
Хуҗасыз этләрне стерильләштерү (нәсел калдыру сәләтен бетерү) эшен алып барырга кирәк, ди күпләр. Ләкин бит этне стерильләштереп кенә ул беркемне дә тешләмәс, дип әйтеп булмый. Хайваннарга карата миһербанлы булабыз дип, аларга тулы ирек тә биреп булмый бит инде! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев