Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугышчы интернационалистларны искә алу көне

Чикләнгән контингент составында барлыгы 600 меңнән артык хәрби һәм 21 меңгә якын эшче һәм Әфганстанда гражданлык вазыйфаларында хезмәт иткән хезмәткәрләр хәрби хезмәт уздылар.

Бүген 15 нче февраль көнне районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Әфганстан территориясеннән чикләнгән Совет гаскәрләре контингентын чыгаруга 32 ел тулу көненә багышланган митинг үткәрелде. Чараны Мөслим муниципаль районы урын басары Азат Мөҗәһит Әхмәтҗанов ачты, бар дөньга тынычлык теләде. Митингта сөйләнгән һәр сүзләр дә митингка җыелган Мөслим халкының, оешма-предприятияләре вәкилләренең, мәктәп һәм һөнәри училище укучыларының күңелләрен дулкынларды.
Митинг тәмамлангач район башкарма комитеты вәкилләре Әфган сугышы ветераннары белән берлектә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә һәлак булган райондашлар билгесез солдат һәйкәленә чәчәк салырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев