Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш урлаган балачак

Бу атнада район җитәкчелеге һәм социаль яклау бүлеге белгечләре юбилей медальләрен Мөслимдә яшәүче ветераннарның өйләренә барып тапшырды.

Сугыш чоры балалары... Илгә килгән авыр хәсрәт бу буынны вакытсыз олыгайткан. Сугыш аларның балачагын урлаган, сабый килеш иңнәренә ир-атлар җаваплылыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән тылдагы иң авыр участокларда хезмәт иткән. 12-15 яшьлек үсмерләр ул кадәр авыр йөкне күтәрергә кайлардан көч алгандыр? “Барысы да – фронт өчен, барысы да – Җиңү өчен!” дип, ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергән алар. Сугыш гарасатлары тынганга 75 ел вакыт үтсә дә, утлы еллар хатирәсе һаман да яңа әле. Яраларыннан hаман да кан саркый, күз яшьләре дә кайнар әле…

Чиләбедән качып кайткан
Сугыш башланганда Мөнирә Мәрдановага 14 яшь була. Аны авылдан ун кыз белән Чиләбе хәрби заводына җибәрәләр. Кызлар, андагы авырлыкка, ачлыкка түзә алмыйча, качалар. 
– Алар мине ташлап калдырды. Урман буйларыннан каен бөреләре, яңа борын төрткән үләннәр ашый-ашый бер ай кайттым Чиләбедән. Кайту белән 4 айга утыртып куйдылар. Төрмәдән чыккач, кабат Чиләбегә китәргә язу килде, – ди Мөнирә апа.
Әтисе Бөгелмәдән утыртып җибәргән поезд Чиләбегә түгел, Украинага бара торган булган. Поездда үзебезнең район кызлары Мәдинә Хуҗина, Хаят Хәйретдинова, Фатыйма Һадиева белән очраша кыз. Украинада ике ел санитаркаларга ярдәм итеп йөри. Гыйнвар салкынында төн уртасында кызны немецлар бәйрәм итеп утырган хатаны шартлатырга җибәрәләр. Заданиене үтәп кайтканда хәлсезлектән аңын югалтып егылган кыз аякларын өшетә, 8 ай госпитальдә дәвалана. Аякларын аздан гына кисми калалар... Култык таяклары белән кайтып төшә ул Мәлләтамакка. Батыр йөрәкле кыз сугыштан соң гел ир-ат эше генә башкара.
– Унике ел колхозда комбайнчы булдым. Үзбәкстанда мамык җыюда, Казахстанда ашлык уруда, заготзернода эшләдем. Штукатур маляр да булдым... Эшләмәгән эш калмады, – ди Мөнирә апа.
Бер көлтә арыш өчен
Сугыш чоры балаларны авыр эш белән генә түгел, юкка гына бирелгән каты җәзалар белән дә сынаган. Унике яшендә ЧТЗ тракторында прицепчы булып эшләгән Николай Герасимов өлешенә дә туры килә бу сынау. Яше тулмаган димиләр, хезмәт көне язмасалар язмыйлар, әмма егылып сабан астына кермәсен дип, тракторга бәйләп эшләтәләр аларны. Ындыр табагына алып барганда иптәше белән яшереп калган арыш көлтәсе өчен малайны төрмәгә утырталар.
– Үлчәгәч, ике көлтә 16 кило килде. Мине – ике, Сашаны (ул миннән олырак иде) биш елга утырттылар. Соликамскидан 180 чакрым ераклыктагы төрмәдә утырып чыктым, – ди Николай Герасимов
“Тамак ялы өчен эшләдек”
Иске Әлмәт авылында туып үскән Гайшә апа Кәрамуллинаның хезмәт юлы 13 яшендә әтисе эшләгән колхоз умарталыгында башланып китә. Урманнан кайтмый эшләгән өчен аларга 500 грамм он бирәләр. Әлеге оннан үлән белән аш пешерә кыз. Сугыш башланган елны колхоз умарталыгын торгызалар. Ат арбасы астында калып, аякларын имгәткән кыз 5 класска Әмәкәй авылына укырга бара алмый. Әнкәсенә ияреп, киндердән капчык теккән, җеп эрләп оекбаш-бияләй бәйләгән хатыннарга ярдәмгә йөри.
– Хатыннар берәр өйдә җыелып утыра иде. Күбрәк тамак ялы өчен дә барылгандыр инде. Кычыткан, алабута ишедән башка ризык күрмәдек бит. Миңа да берәр телем ипи, чәй эләгә иде анда. Өйдә ипекәйне күргән дә булмады. 
Сугыш елларында Ижау якларында урман кисүгә, торф чыгаруга да йөри Гайшә апа. Сугыштан соңгы елларда колхозда озак еллар бухгалтер була, почта бүлеген җитәкли. 
Эшләмәгән эше калмаган
Мәллатамак авылы кызы Нурдидә Садретдинова да бик иртә җигелә тормыш арбасына. Башта әнисенә ияреп басу эшләренә, утауга йөри. Бераз ныгый төшкәч, сарык фермасына эшкә билгелиләр. 
– Авылда ир-атлар булмагач, тракторда прицепчы да булдым. Иртә яздан җир эшкәртүдә, чәчүдә йөрдем. Көзге сабан сөрү эшләре беткәч кенә тракторны ташлап тордым. Урман кисәргә дә бардым, ун ел колхозда сыер сауганнан соң, техник эшче булдым, – дип сөйли Нурдидә апа.
Ил өстенә төшкән авырлыкны сабый килеш иңнәрендә күтәргән буын бүгенге матур һәм мул тормышка шөкерана итеп яши. “Безнең баштан кичкәннәрне киләчәк буынга күрергә язмасын, илләр тыныч булсын!” – дип тели алар.

Әлфинур Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев