Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш припаслары саклаган 

Сугыш припасларын рөхсәтсез сатып алган һәм саклаган өчен Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы нигезендә җәза каралган. 

Район прокуратурасы 34 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны сугыш припасларын законсыз сатып алуда һәм саклауда гаепле дип тапты. 
Суд карарында билгеләнгәнчә, 2019нчы елның 6 декабрендә А.ның йортында һәм ихатадагы корылмаларында тентү вакытында 7,62 калибрлы сырлы көпшәле коралга ике магазинда 10 патрон табыла. Сугыш припаслары металл сейфта саклана. Торак булмаган бинаның түбәсе астында табылган катыргы тартмада да 5,6 мм калибрлы сырлы көпшәле коралга 25 патрон була. 
А. үз гаебен танымады. Суд аны әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм аңа 10 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 10 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары үз көченә кермәде, дип хәбәр итә район прокуратурасы. 

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев