Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш фаҗигасен еллар оныттыра алмый

“Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында әфганчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы чарада Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гасанов, әфган һәм башка локаль сугыш ветераннары, районның оешма-предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары катнашты.
Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел булды. Ун елга сузылган сугышта районыбыздан 128 егет катнаша. Алты егет һәлак була. Исән-сау кайтканнарының да күбесе вафат. 
Баланлы авылының “Корбангали” мәчете имамы Җәмил хәзрәт Газыймов вакытсыз вафат булган райондашларыбызның рухына дога укыды. Тантанада катнашучылар сугышта башын салган райондашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Тантаналы чарага Әмәкәй авылыннан әфган сугышына өч улын озаткан Флүзә Исмәгыйлева да чакырылган иде. Флүзә апаның уллары Әфганстаннан исән-сау кайткан. Бүген өч лачынының берсе генә исән. Флүзә апа төпчеге Гаяз гаиләсе белән матур гомер кичерә.
– Ватан алдындагы бурычны үтәү – һәр егетнең изге бурычы. Минем улларым да ул бурычны намус белән үтәделәр. Тик йөрәкләрен басып торган авыр җәрәхәтләр аларны якты дөньядан бик тиз алып китте. Бу борчуны кичергән аналарга Ходай сабырлык бирсен! Булганына шөкер кылып, туган җиребездә яшәргә насыйп булсын! – диде Флүзә апа.
Яшь буын өчен тарихка уелган вакыйгалар беренче чиратта тәрбияви роль уйнарга тиеш. Ватанны ярату, патриотик хисләр белән алып барылучы дәресләр укучылар күңелендә җылы тәэсирләр генә калдыра. Мөслим лицееның 11а сыйныфы укучысы Рәфгать Әхмәдуллин әнә шулар хакында сөйләде.
Райондашларыбыз әфган сугышы ветераннарына хөрмәтен белдерде, интернациональ бурычларын үтәгәндә әфган җирендә һәлак булган якташларыбызның барельефлары урнаштырылган истәлек диварларына чәчәкләр салды. Тантаналы чарадан соң бертөркем әфганчылар авылларга юл тотты.
– Бу көнне без, традиция буларак, әфганчылар каберенә чәчәкләр салабыз, алар рухына дога кылабыз. Бакыйлыкка күчкән әфганчыларның әти-әниләре белән очрашабыз. Матур гадәтне дәвам итеп, быел да Салауз-Мухан, Карамалы, Әмәкәй, Мари Бүләр, Югары Табын әфганчыларының каберләрен зират кылдык, – ди Иске Карамалы авылыннан Илдар Гәрәев.
– Без бу чарада ел саен катнашабыз. Илфар Фәррахов, Фаяз һәм Филис Исмәгыйлевлар каберләренә чәчәкләр салу – җылы истәлекләрне барлауга тиң. Батыр авылдашларыбыз белән горурланабыз! Алар үрнәгендә илебезнең ватанпәрвәр гражданнары булып үсәргә тырышабыз, – ди Әмәкәй мәктәбе укучысы Илнар Закиров.
Сугыш фаҗигасен еллар оныттыра алмый. Хатирәләр әфганчылар күңелендә мәңге яшәр. Сабырлык телик аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев