Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш чоры баласы

Вәрәшбаш кызы Тәрҗемә сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Аңа ике яшь тулганда әтисе Кәраметдин сугышка китә һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый. Әнисе Гыйзденур өч бала белән тол кала. 

Кыз, 7 классны тәмамлап, торф чыгарырга китә. Аннан кайткач, Вәрәшбаш сигезьеллык мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы терлекчелек белән бәйле. Ул сыерын да сауды, дуңгызлар да карады. Кайда гына эшләсә дә, булсынга тырышты. Эштән башканы белмәгәнгәдер, уңышлар озак көттермәде. “В. И. Ленинның тууына 100 ел” юбилей медаленә лаек булды. 1985-1986 еллардагы кышлату чорында ирешкән уңышлары өчен Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнде. Хезмәтен хөрмәтләп биргән Мактау грамоталары һәм башка бүләкләре дә бихисап аның. 
Без Тәрҗемә белән 1962нче елның декабрендә өйләнештек. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Безнең чорда хәзерге кебек озаклап декрет ялында утыру булмады. Балаларны әнкәем Әминә карашты. 1967нче елда, үз көчебез белән өй салып, башка чыктык. 
Беренче кызыбыз Гөлдәмия тормыш иптәше Рәфхәт белән Вәрәшбаш авылында яши, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Озак еллар кибеттә сатучы булып эшли. Халык бик ярата, бик хөрмәт итә. Икенче кызыбыз Нурания өч дистә елдан артык Әлмәт шәһәренең 33нче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Улы һәм кызы Казанда эшлиләр. Өченче кызыбыз Зәфрүнә – Тат. Бүләр балалар бакчасында мөдир. Кияве Разыйф белән 2 ул, 1 кыз үстерәләр. Биш оныгым да армиядә хезмәт итеп кайттылар. Төпчегебез Тольяттида 3 еллык контракт нигезендә хезмәт итә. Иң кечкенә оныгыбыз 5 класста укый. 
Туган-тумачалар, кияүләр ярдәме белән 1997 елда бик матур йорт җиткереп кердек. Сарыклар, кош-корт асрап, хөкүмәт биргән пенсиягә сөенеп рәхәт гомер итәбез. Алдагы көндә дә шушы бәхеттән, тигезлектән, сәламәтлектән аермасын Ходай. 
Мөҗәһидан Мортазин. 
Исәнсеф.

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев