Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан. Ир иткән дә, чир иткән дә - хатын

Руль артында тормыш иптәше – салмыш Алсу булуын ул беркемгә дә әйтмәячәк.

Туган көннәр, бәйрәмнәрне алкогольле эчемлекләрдән башка уздыруны кайберәүләр күз алдына да китерми. Алсу белән Фәнил Хәсәновлар да эчү сазлыгына кереп киткәннәрен абайламый калдылар.

 Алсу өчен бәхет – акчада, Фәнил өчен эчелгән аракы күләменә бәйле иде. Тормыш матурлыгын спиртлы эчемлекләрдә күргән гаилә башлыгы эчү сазлыгыннан чыгарга уйламады да. “Эчүеңнән кайчан туктыйсың? Исерек килеш руль артына утырганда нәрсә уйлыйсың? Эшеңнән колак кагуың бер хәл, кеше бәрдерсәң, ни булыр?!” 90 яшькә якынлашып килүче әнисенең сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Халисә апа улының әкренләп эчкечегә әйләнүен күреп борчыла, ләкин бернәрсә дә эшли алмый иде. Районда  эчкән килеш руль артына утыручыларның булуын район газетасыннан укып белә иде әни кеше. Бервакыт улының исерек килеш машинада йөрүен район эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр итәсе килде. Ләкин йөрәгеннән өзелеп төшкән багалмасы өчен бу хыянәт булыр дип уйлап, уеннан кире кайтты.

Суд залы. Җинаятьчеләр эскәмиясендә бүген Фәнил утыра. Кеше үтермәсә дә, әйбер урламаса да, әфьюн кулланмаса да, ул –  җинаятьче! Чөнки исерек килеш руль артына утырды. Суд залында дәүләт гаепләүчесе белән дәүләт яклаучысыннан тыш, башка суд утырышларыннан үзгә буларак, районның ДАИ хезмәткәрләре, психолог та бар иде.

– Исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферлар саны әз түгел. Узган ел 87 кеше исерек хәлдә тоткарланган булса, быелның август аена бу сан 67 булды. Исерек килеш руль артында тоткарланганнар ДАИ хезмәткәрләреннән җибәрүләрен сорап үтенә. "Әз генә эчтем", "кичә эчкәннеке калгандыр", дип хәйләли. Алкоголь кулланучылар белән көрәшү өчен телеграм-канал да булдырылды. Ләкин, нәрсә генә уйлап чыгарсаң да, исерек килеш руль артында йөрергә гадәтләнгәннәрне бу гына туктата алмый, – ди ДАИ  инспекторлары.

Фәнил Хәсәновның әнисе улының эчкән килеш машинага утырып чыгып китүенә берничә тапкыр шаһит булса да, эчке органнарга хәбәр итмәде. Кемнеңдер кадерлесе машина астына эләкмәс дип берәү дә гарантия бирә алмый. Спиртлы эчемлекләр эчеп руль артына утыручылар үзләре турында уйламасалар да, башкаларны куркыныч астына куюларын онытмасыннар иде!

...ДАИ хезмәткәрләре туктаткан көнне Фәнил Алсу белән бәби тәпие юып кайтып киләләр иде. Балдызының көтеп алган кызларын "юар" өчен чыгарылган шәраб-аракыларның исәбе булмады төсле. Баҗасы: “Кунып китегез, эчкән килеш йөрмәгез!” дип, күпме генә үгетләсә дә, Фәнил чит кешедә кунып калырга яратмый иде. Алсуның да өйгә кайтасы килә.  Маҗараларга юлыкмыйча, ДАИ хезмәткәрләренә очрамыйча кайтып җиттек дигәндә генә юл чатында аклы-каралы таягын болгаучы полиция хезмәткәре пәйда булды. “Күктән төште инде әллә?!” – дип кенә уйларга өлгерде Фәнил. Бар көченә газга басып, каршы як урамга чыгып китәргә дигән уй йөгерде ирнең башыннан. Ул урамга керсә, анда караңгы тыкрык бар, качып булыр, бәлки.

– 27 июнь көнне районның ДАИ хезмәткәрләре ВАЗ-2114 маркалы автомобильне туктаталар. Руль артында Фәнил Хәсәнов була, ул качарга омтыла. Ләкин теләген тормышка ашыра алмый кала. “PRO-100” алкотестеры ярдәмендә Фәнил Хәсәновка исерек хәлдә булу-булмавын тикшерергә тәкъдим ителә. Тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,835 мг алкоголь булуы ачыклана. Исерек килеш транспорт белән идарә итү – зур җинаять. Исерек кеше үз гамәлләре өчен рәшәткә артында җавап бирергә тиеш.

Дәүләт гаепләүчесенең сүзләре һәм хөкемдардан авыр җәза билгеләргә соравы, суд залы стеналарыннан кайтаваз булып, Фәнилнең колакларында кабат-кабат яңгырады. “Җавап бирергә тиеш...тиеш...тиеш...”

– Минем эчүемә үзем генә түгел, якыннарым да гаепле! – диде Фәнил, залдагыларны шаккатырып. – Алсу мине туктатырга уйламады да. Әни, белеп тә, бернәрсә дә эшләмәде. Бәйрәм җитсә, иң кадерле бүләк булып өстәлгә аракы чыгарган кеше дә гаепле. Мин акча эшләмәсәм, Алсуга да кирәкмәс идем, бәлки. Исерекне берәү дә яратмый. Мине балалар гына чынлап ярата, – диде дә Фәнил, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, башын аска иде.

Чыннан да, кешеләр үзләре булдырган традицияне тамырыннан юк итү мөмкин түгел кебек. Аракысыз туйны да күңелсез узды, ди бит безнең халык. Бу фикер суд залында утыручыларның һәрберсенә кагыла иде төсле.

– Хөрмәтле хөкемдар, Фәнил Хәсәновны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тануыгызны, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ике????? мәхрүм ителеп, аңа 30 мең сум күләмендә административ җәза билгеләвегезне сорыйм...

Дәүләт гаепләүчесенең гозереннән соң залда авыр тынлык урнашты. Хөкемдарның ишек ачып керүен һәм карарны бәян итүен көтү елларга тиң тоелды Фәнилгә.

– Җәза чарасын сайлаганда суд хөкем ителүченең зур булмаган авыр җинаять кылуын, кылган гамәленә тәүбә итүен, яшәү урыны буенча уңай яктан бәяләнүен истә тота. Суд, гаебен йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләү мөмкин дип саный. Штраф рәвешендә җәза билгеләү Фәнил Хәсәновның гаиләсен авыр матди хәлгә китерәчәк. Моннан тыш, суд хөкем ителүчегә карата транспорт чаралары белән идарә итүне тыю белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә өстәмә җәза кулланырга кирәк, дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ Җинаятьләр кодексының 306, 307, 309 маддәләренә таянып, суд Фәнил Хәсәновны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды. Фәнил Хәсәновка 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнә, моңа өстәп ул ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төште. Бу минутларда Фәнил тормышын өр-яңадан башларга дигән фикергә килгән иде. Аның үзен түгел, ә акчасын гына яраткан хатыныннан читтә булачак ул тормыш. Бәйрәмнән кайтып барганда, ДАИ хезмәткәрләре “эләктергәндә” руль артында тормыш иптәше - салмыш Алсу булуын, шуның өчен инспекторлардан качып, юлның икенче ягына чыгып туктавын да ул беркемгә дә әйтмәячәк. “Ирне ир иткән дә - хатын, чир иткән дә - хатын”, дип белми әйтмәгән борынгылар.

Аракы сатучы кибетләр чат саен булганда Фәнил кебек "кисәк айнучылар тагын булырмы икән?! Яшәгән саен кеше үзенең үткәненә борылып карый, кылган гамәлләренә бәя бирә. Гомер буе исерек сазлыгыннан чыга алмаган Фәнилгә алда үзен бары караңгылык көтүен аңлар өчен шушы дәрес кирәк булды.

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев