Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Субсидия алу өчен

Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начарлану шартларында Россия икътисадының иң зур зыян күргән тармакларында эшчәнлек алып баручы һәм 2020нче елның 1 мартына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан 2020 елда субсидия алу өчен мәгълүмат.

Субсидия алу өчен биш шарт үтәлергә тиеш. Бу – 2020нче елның 1 мартына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән булу; төп ОКВЭД Россия Феде­рациясе тарафыннан расланган коро­навирус инфекциясеннән зыян күргән тармаклар исемлегенә керү; салым һәм иминият түләүләре буенча гомуми сум­масы 3 мең сумнан арткан недоимка булмау; ликвидация, банкротлык про­цедурасында булмау, ЕГРЮЛдан чыга­ру турында карар кабул ителмәгән булу; субсидия түләнгән айда эшчеләр саны 2020 елның март аендагы саныннан 90 проценттан да ким булмау.

Саналган барлык критерийларга да туры килсәгез, оешма урнашкан урын (шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны) буен­ча салым инспекциясенә электрон фор­мада, салым түләүче – юридик затның (салым түләүче – шәхси эшмәкәрнең) шәхси кабинеты аша яисә почта аша га­риза җибәрә яки аны салым органын­дагы бокста калдыра аласыз.

2020 елның апрель ае өчен суб­сидия алу өчен гаризаны – 2020нче елның 1 маеннан 1 июненә кадәр, май өчен – 1 июньнән 1 июльгә кадәр бирергә кирәк.

Субсидиянең күләме 2020нче елның 1 гыйнварына булган хезмәткә түләүнең минималь күләме зурлы­гы (12130 сум) тапкырчыгышы була­рак билгеләнә: 2020 елның мартын­дагы хезмәткәрләр санына – оеш­маларга карата; 2020 елның мар­тындагы хезмәткәрләр санын 1гә арттырып – шәхси эшмәкәрләргә ка­рата. Хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр өчен субсидия күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменә тигез.

Субсидия алучы хезмәткәрләр саны Федераль салым хезмәте тара­фыннан пенсия бүлегеннән алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнгән. Тикшерү тискәре нәтиҗә биргән оч­ракта гариза тапшырылганнан соң 3 эш көнендә, әмма субсидия биреләсе айдан соң килүче айның 18нче число­сыннан да иртәрәк түгел, субсидиягә өмет итүчегә шәхси кабинет, почта, те­лекоммуникация каналлары аша суб­сидия бирелмәү турында хәбәр җибәрә.

Субсидия алучы тарафыннан от­четны бозу факты расланса, закон нигезендә субсидия федераль бюджет­ка кайтарылырга тиеш.

Нәзирә Гыйлаҗиева,

РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев