Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Су өсте одиссеясе” чарасы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Районыбызда күп төрле спорт чаралары уза. Бүген исә җирлегебез өчен яңа төр чара башланды. Ул – “Су өсте одиссеясе”.

Чараны район мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе үткәрә. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында райондашларыбызда су спорты төрләренә мәхәббәт уяту,  җирлектә туризмны үстерү, райондашларыбыз, якташларыбыз һәм күрше-тирә районнар арасында дуслыкны үстерү. Су өстендәге сәяхәтне дирекциянең директоры Марат Байрханов җитәкли.  Дирекция хезмәткәре Рүзәл Исанаев төрле бәйгеләрне үткәрү буенча җаваплы. Сәяхәттә өч команда – Мөслим һәм Сарман районнары, Иске Вәрәш һәм Казаннан кайткан якташларыбыз командалары һәм ике дистәдән артык кеше  катнаша. Командалар бүген Мәлләтамак авылы янында Ык елгасы аша салынган күпер яныннан юлга кузгалдылар. Алар 48 сәгать дәвамында 43 км юл үтәчәкләр. Чара барышында “Иң көчле әзерлекле команда”, “Иң шаян команда” һәм “Иң тәмле ризык” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.  Сәяхәт  иртәгә Минзәлә районы Урманай авылы янында төгәлләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев