Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су сибеп төшкән "Иң яхшы селфи" конкурсының беренче катнашучылары

Җирлегебезне тагын да төзекләндерү, яшелләндерү максатында быел район үзәгендә 1500дән артык куак, 1600 чамасы агач утыртылды. Авыл җирлекләрендә дә соңгы ике елда бу юнәлештә шактый эш башкарылды.

Әйтик, Әмәкәйнең Сабантуй мәйданына, авылга керү юлына, мәктәп тирәсенә һәм башка урыннарга бу язда - 1000 данә миләш, каен, нарат, Олы Чакмакта 500ләп яшь чыршы, нарат, юкә үсентеләре утыртылган. Ләкин агачны утырту белән генә эш төгәлләнми. Аларны тәрбияләргә дә кирәк. Аеруча быелгы коры җәйдә яшь үсентеләр суга мохтаҗ. Су күрмәгән агач төрле корткыч бөҗәкләргә, авыруларга бирешүчән була. Моны булдырмау максатыннан, районда яшәүчеләр арасында конкурс та игълан ителде.

Конкурста катнашу өчен район урамнарында утыртылган яшь агачка су сипкәндә фотога төшәргә һәм Вконтакте социаль челтәрендәге "Без - мөслимлеләр!" (vk.com/club78072920) төркеменә урнаштырырга кирәк. Иң матур сэлфи ясаган кешенең фотосына район башлыгы үзенең имзасын куячак. Конкурста авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Ләкин төп максат - конкурста җиңү түгел, ә агачларны ничек тә булса коткарып калу, аларның матур булып үсеп китүенә булышу. Райондашлар бу эшкә бергәләп алынсалар гына, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Ә җиңгән кешегә бүләк - ул күңелгә хуш килерлек бонус кына.

Конкурска кушылучылар инде бар. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесендә җәйге эшкә кергән егет-кызлар су сипкәндә төшкән фотоларын безгә юллады. Әлеге фотоларны "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә дә урнаштырдык. Тавыш бирергә ашыгыгыз.

Мөслим лицее укучысы Алия Хөснуллина

Шулай ук Мөслим лицееннан АЛьбина Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев