Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су өчен бурычлылар әз түгел

“Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы ягу сезонына зур әзерлек белән керде

Район үзәгендәге күпфатирлы, шәхси йортларга, учреждение- предприятиеләргә җылылык бирү, су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәте күрсәтү эшләрен башкаручы “Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасында 48 кеше хезмәт куя. Оешманың эшчәнлеге турында җитәкче Ирек Заһидуллин белән әңгәмә кордык.

2021 елда “Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы Атлас һәм Крәш.Шуран авылларында су торбалары үткәрде. 2022 елда район үзәгендәге Бакча ура- мында 480 метр озынлыктагы 397491 сумлык һәм Комсомол урамында 236 метр озынлыктагы 152239 сумлык су торбалары сузылып, абонентлар су куллана башлады. Бүгенге көндә Пушкин урамында урнашкан 82, 84, 86нчы күпфатирлы йортларга яңа су линияләре сузу эшләре бара һәм киләчәктә бу йортта яшәүчеләр яңа су линиясен куллана башлаячак. Колхоз урамында урнашкан күпфатирлы йортларда 80 метр озынлыктагы (504852 сумлык) яңа су торбалары сузылды.

– Ирек Рифович, суны кулланучы абонентлар саны артамы?

– Шәхси йортларга килгәндә, су кулланучылар саны – 1664. Бу абонентлар белән ике контролер һәм бер контролер-оператор эшли. 2021 елда җирлегебездә халыкка су һәм канализация хезмәте күрсәтү буенча шәхси секторда 48 абонент белән килешү төзелгән булса, 2022 елда бу сан – 71.  Мөслим халкын һәм оешма-предприятиләрне күләме 50 кубометр булган бер су башнясы, өч артезиан скважинасы һәм бер каптаж “Ташлыяр” чишмәсе ярдәмендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итеп торабыз. Райондагы оешма- предприятияләрне һәм халыкны су белэн тәэмин итүдә су башнясы территориясендә ике артскважина булдырылуы бик зур файда китерде.

– Һәр җәйдә халык сусызлык проблемасы белән очраша. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Район үзәгендә су линияләре 53 км озынлыкта, шул исәптән 4,6 км линияләрне тимер торба тәшкил итә.  Аларның 30 проценты тузган хәлдә. Шул участокларда ел дәвамында 32 тапкыр су бәрү очрагы күзәтелде. Район үзәгенең күпчелек су челтәрләре 70нче елларда салынган.
Шул сәбәпле аварияләр еш булып тора, бу үз чиратында су югалтуларга китерә торган фактор.

 – Суга түләүдә проблемалар бармы?

– Контролер-операторлар су җиһазларының хезмәт вакытын тикшереп пломбалар куялар. Квитанция тарату, суга әҗәтләре булган абонентлар белән эшләү дә алар өстендә. Түләмәүчеләр саны күпфатирлы йортлардагы сыман ук күп булмаса да, шәхси йортларда яшәүчеләр арасында да бар. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр су һәм канализация өчен түләргә ашыкмый, яисә гел түләми. Безнең оешма тарафыннан су кулланган өчен түләмәүчеләргә каршы эш алып барыла. Бүгенгә гомуми суммасы 246 614 сум тәшкил итүче 23 претензия абонентларга җибәрелгән. Шушы претензияләр арасыннан, җибәрелгән көннән бер ай үтү сәбәпле, 13 абонентны судка бирү буенча эш алып барыла.

– 2022 елның март аеннан күпфатирлы йортларны су белэн тәэмин итү һәм канализация хезмәтләрен күрсәтүне сезнең оешма тулысынча үз карамагына алды дип беләбез.

– Әйе. Мөслим авылындагы 60 күпфатирлы йортта 1223 фатирда барлыгы 2160 абонент яши. Контролерларыбыз һәр фатирда су приборларын тикшереп, су күрсәткечләрен алып, пломба куеп, гомуми йорт су счетчикларын тикшереп чыктылар. Тикшерү барышында 319 абонентның су санагыч приборларының эксплуатация вакыты үткәне ачыкланды. Бу фатир хуҗаларына һәм алдагы ике айда су приборларының эксплуатация вакыты чыгасы абонентларга приборларны алыштыру турында 385 хәбәр кәгазьләре тапшырылды. Бүгенге көнгә 265 абонент су счетчикларын яңага алыштырды.

– Су кулланган өчен күрсәткечләрне хәбәр итү мәҗбүриме?

– Бу абонентның үзе өчен кирәк. Индивидуаль исәпкә алу җиһазы булган очракта, ай саен аның күрсәткечләрен алып, агымдагы айның 20 числосына кадәр тапшырырга тиеш. Шул күрсәткечләрдән чыгып, тотылган салкын су күләме өчен түли. Исәпләү җиһазларының хезмәт итү вакыты – 6 ел. Хезмәт күрсәтү вакыты үткәч яки исәпләү җиһазы булмаган очракта кулланылган салкын су өчен исәп-хисап салкын су куллану нормативлары буенча башкарыла. Бүгенге көндә суның бер кубометры 28,84 сум тәшкил итә.

– Ирек Рифович, быел оешма ягу сезонына зур әзерлек белән керде дип беләбез.

– 2022-2023 елның ягу сезонына әзерлек эшләре алдан ук башланды. Быел без үз вакытында 7нче һәм 9нчы санлы котельныйларга жылылык бирә алдык. Ике котельныйда да электр насосларына кышка эзерлек эшләре планлы рәвештә башкарылды. Электр насосларына техник хезмәт күрсәтелде, фильтрлары чистартылып куелды, ике котельныйның да иминлекне тәэмин итүче контроль җиһазлары ремонтланып, махсус оешмада тикшерү үткәрелде. Котельныйда булган барлык су задвижкаларына техник хезмәт күрсәтелде. Резерв электр бирүче агрегатларга (дизель генераторлар) техник ремонт эшләре күрсәтелде. Өч җылылык коесы ремонтланды. Октябь урамында урнашкан 7нче санлы котельный – җирлегебездәге 30 объектны, Яшьләр урамында урнаш- кан 9нчы санлы котельный алты объектны – өч белем биру учреждениесен, бер балалар бакчасын, бер мәчет һәм шәхси эшмәкәрләрнең биналарын җылылык белән тәэмин итә.

– Күп фатирлы йортларның барысы да биологик чистарту корылмаларына тоташканмы?

– Җирлегебездәге 60 күпфатирлы йортның 49ы гына үзәкләштерелгән челтәргә ялганган. Калган 11 йорттан канализация суларын җыю һәм чистарту эшләрен ассенизация машиналары ярдәмендә биологик чистарту җайланмаларына ташыйбыз. Бу инде аның үзбәясен арттыра. Чөнки, бер кубометр юынтык су тарифы 50,84 сум тәшкил итә, ә бер литр дизель ягулыгы 52,50 сум тора. Бер КамАЗ ассенизация машинасы шушы эш белән генә мәшгуль.
Шушы 11 күпфатирлы йортка канализация суын суырту хезмәте күрсәтү өстәмә чыгымнар таләп итә. Шәхси хуҗалыклардан канализация суларын жыю, килешү төзеп, заявка нигезендэ башкарыла. Моның буенча бездә өзеклек булганы юк. Бу эштә ГАЗ-53 базасындагы ассенизация машинасы файдала- ныла. Икенче ГАЗ-53 ассенизация машинасы КНСларны чистарту эшен башкара. 2021 ел ахырында биологик чистарту корылмаларына Мөслим сөт комбинаты заводы да тоташтырылды.

– Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең сез күрсәткән хезмәттән ризасызлык белдерү очраклары да бар.

– Халык чисталык һәм төзеклек төшенчәләренең мәгънәсенә һаман төшенеп бетә алмый. Хәтта судка кадәр барып җиткән очраклар булды. Канализация торбаларына ташланган чүп- чар өчен дә без үзебез гаепле булып калабыз. Торба тыгылган дип, көненә берничә шалтырату кабул итәбез. Ял булса да, төн булса да, һәр җиргә барып, үз эшебезне төгәл башкарабыз. Тик шулай да, күпфатирлы йортта гомер итүчеләр суүткәргеч торбаларга чүп-чар, гигиена ча- раларын һәм чүпрәк ташлауларын дәвам итә. Быел гына торба эчләреннән чыккан сигез данә пыяла шешә, калаклар, хәтта тавык эчәгесенә тап булырга туры килде. Канализация станцияләрендә насослар чүпрәккә уралып беткән була. Слесарьлар көн дә һәр КНСны барып тикшереп чыгалар. Бу насослар янып чыкса, төзәтү эшләре бик зур чыгым тәләп итәчәк. Бер насосның уртача  бәясе 350 мең сум тора.

– Ирек Рифович, киләчәктә оешма нинди эшләр башкарырга планлаштыра?

– Алда безне күләмле эшләр көтә. Шуларның берсе – 9 нчы санлы котельныйда диспетчеризация үткәрү, ягъни, котельныйда операторлар булмый, бар эш автоматлаштырылган булачак. Урожайная, Набережная урамнарында су линияләренә ремонт үткәрү, Ф.Рәшитов, Бакча урамнарының бер өлешенә су кертергә уйлыйбыз. М.Гафури урамында кыш көне су кату очраклары булды. Бу проблеманы чишү өчен Кооператив урамы киселешендә кое казып, су линияләрен тоташтырырга дигән фикергә килдек.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев