Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су өчен әҗәтләре булган райондашларыбыз исемлеге "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында дөнья күрәчәк

Бүген һәркем краннан аккан җылы суга, йортларның зәңгәр ягулык белән җылытылуына күнекте. Бүген әлеге уңайлыклар өчен билгеләнгән түләүне башкару кайберәүләр өчен проблемага әверелде.

Бүгенге көндә "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итә. Кулланучылар арасында бу төр хезмәт өчен зур күләмдә әҗәтләре җыелган гражданнар бар. Бу көннәрдә җәмгыятьнең сбыт бүлеге белгечләре әлеге гражданнар белән сөйләшүләр алып бара. Ун көн эчендә әҗәт түләнмәсә, әлеге райондашларыбызның фатирлары гомуми су челтәреннән аерылачак. Игътибарыгызга әлеге райондашларыбызның исемлеген тәкъдим итәбез:

В. Миргалауова (1 Май ур., 7 йорт, А кор.) - 3 534, 59 сум,

Ф. Кинарский (Колхоз ур., 23 йорт, А кор.) - 4 005, 05 сум,

З. Мөхәммәдиева (Кооперативная ур., 84 йорт) - 3 054, 46 сум,

З. Нургалиева (Октябрьская ур., 11 йорт) - 5 044, 83 сум,

Т. Шәяхмәтов (Октябрьская ур., 8 йорт) - 6 325, 69 сум,

Ф. Нәбиуллин (Маннанов ур., 7 йорт, 2 кв.) - 9 171, 19 сум,

Д. Гәрәева (Шашин ур., 39 йорт, 1 кв.) - 5 742, 58 сум,

Х. Гыйльфанова (Кооперативная ур., 233 йорт, Б кор., 1 кв.) - 8 948, 10 сум,

Т. Тазов (Вахитов ур., 15 йорт, 1 кв.) - 14 586, 45 сум,

Э. Кәримов (Искәндәров ур., 27 йорт) - 3 069, 97 сум,

С. Егошина (Вахитов ур., 19 йорт, 2 кв.) - 8 749, 53 сум,

Ф. Хәйдәров (Вахитов ур., 19 йорт, 5 кв.) - 9 377, 85 сум.

"Мөслим" идарәче компаниясенә дә мөслимлеләрнең зур күләмдә бурычы бар. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган тагын 14 райондашыбызның эше судка тапшырылып, аларның әҗәтләрен җыю белән бүген суд приставлары шөгыльләнә. Суд приставлары, һәр бурычлы белән очрашып, әҗәтне түләргә, дигән требование кәгазьләре тапшыра. Билгеләнгән вакыт эчендә әҗәт түләнмәсә, суд приставлары фатир хуҗаларының милкенә арест салачак.

Әҗәтлеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтергә кирәк: бурыч түләнми калмаячак. Суд приставлары әҗәтленең соңгы милкенә кадәр алып чыгып китәргә хокуклы. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте һәм "Мөслим" идарәче компаниясе, түләү башкарылмаган очракта, фатир яисә йортка коммуналь хезмәтләр күрсәтүдән баш тартырга ниятли. Әҗәтең булса, тыныч йоклармын, дип уйлама да!

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев