Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентлар белән очрашу

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 17ноябрьгә туры килә.

Бу көнне юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны һәм имгәнгәннәрне искә алалар. Юл-транспорт җәрәхәтләре – яшьләрне һәм балаларны үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе. Статистика көн саен юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3,5 мең кешенең гомере өзелүен күрсәтә, ә елына бу 1,2 миллионнан артык. Ә 50 миллион тирәсе  кеше төрле җәрәхәтләр ала. Бу гади саннар гына түгел. Алар артында – кимсетелгән язмышлар, гаиләләре һәм якыннары кайгысы. Аларның һәркайсы тормышны “аңа” кадәр һәм “аннан” соңга бүләләр. Корбаннарны искә алу көне кысаларында Мөслим политехника техникумында махсус чара үтте. Студентлар белән очрашуга Мөслим районы ЮХИДИ булекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы  Руслан Бикмурзин  һәм “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә житәкчесе  Алсу Ситдыйкова  килделәр. Алар студентларга  хәтер көнен үткәрү тарихы турында мәгълүмат, республикада һәм Мөслим районында булган аяныч юл һәлакәтләре мисалларын җиткерделәр. Шулай ук укучылар игътибарына юл иминлеге темасына фильмнар да тәкъдим ителде.

     Агитацион чараның йомгаклау өлешендә укучылар юл һәлакәте корбаннарын басып, бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев