Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Страховканы кайтару

Кредитны алдан түләп бетерсәң, иминият премиясен кайтарырга хакың бар. 

2020нче елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән закон нигезендә кредитын вакытыннан алда һәм тулысынча түләп бетергән заем алучы иминият өчен акчаның бер өлешен кире кайтара ала. Монда берьюлы түбәндәге шартлар үтәлгән булу шарт: заем алучы кредит һәм заем бурычларын башкаруны тәэмин итүче ирекле иминият килешүе буенча иминиятләүче булу; заем алучы премиянең өлешен кайтару турында гариза тапшырырга бурычлы; иминият очрагы билгеләре булган вакыйгалар булмау. Гаризаны иминият компаниясенә яисә банкка (заем алучы аның аша иминиятләнгән булса) тапшырырга мөмкин. Әлеге яңалыклар 1 сентябрьдән соң төзелгән иминият килешүләренә кагыла. 
 

Исегезгә төшерәбез: иминият килешүе төзүгә мәҗбүр итү закон тарафыннан тыела. Әмма бу кагыйдәдән чыгарма да бар. Ул заем алучының килешү буенча залогка салынган милкенең (мәсәлән, ипотекада) зыян күрү һәм югалту рискын иминиятләү бурычына кагыла. 
 

Башка очракларда банк кулланучылар кредитының (заемның) альтернатив вариантын тәкъдим итәргә бурычлы. Анысы кыйммәтрәк булырга мөмкин. Иминиятләү буенча хезмәт мәҗбүри тагылган булса һәм аны рәсмиләштергән вакытта банк хезмәткәрен иминиятләү хезмәте кирәк түгеллегендә инандырып булмаса, кулланучы килешү төзелгәннән соң 14 көн дәвамында мондый хезмәттән баш тартырга хокуклы. 
 

М. Филиппова, 
Роспотребнадзорның 
Яр Чаллы территориаль бүлеге 
баш белгеч-эксперты.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев