Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стажың күпме, шофер?

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча гамәлдәге чаралар, машина йөртү стажы ике елдан ким булган шоферлар гаебе белән юлларда аварияләрнең еш булуы, хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карарларны тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов сөйләде. 

ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Видеоконференция режимында үткән җыелышта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, районның җаваплы структур подразделениеләре вәкилләре катнашты. 
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча гамәлдәге чаралар, машина йөртү стажы ике елдан ким булган шоферлар гаебе белән юлларда аварияләрнең еш булуы, хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карарларны тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов сөйләде. 
– Юллардагы иминлекне тәэмин итү, хәвефсезлекне кайгырту беркайчан да артык булмаячак. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми. Ел башыннан җирлегебездә механик характердагы 76 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 6 кеше тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрнең күпчелеге машина йөртү стажы бөтенләй булмаган яисә бик аз стажлы шоферлар гаебе белән килеп чыга. Кичәле-бүгенле генә машина йөртү таныклыгына ия булган яшьләр куркынычсызлык таләпләре, юл йөрү кагыйдәләре белән бөтенләй исәпләшми. Юлда йөргәндә шоферларның реакциясе булырга тиеш. Алдан күрүчәнлек, һәр ситуациягә әзер тору бик күп һәлакәтләрне булдырмый калыр иде. “Мин хаклы”, дип борылышларда да кистереп китү дөрес булмас. Кайберәүләргә светофорның кызыл уты да киртә түгел. Күптән түгел район үзгендәге Банк урамында булган юл һәлакәтеннән бик күпләр сабак алырлык. Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә машинаны зур тизлектә куган ир-егетләр могҗиза белән генә исән калган. Шоферлар башкалар гомере өчен дә җаваплы булуларын онытмасыннар иде! – диде Айнур Хәйретдинов. 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри әзерләүне гамәлгә ашыручы оешмалар белән хезмәттәшлек итү һәм балалар лагерьларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләрен методик тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. 
– Җәйге каникуллар башланды. Балаларның күпчелеге юл хәрәкәте кагыйдәләре белән исәпләшми. Шуның өчен шоферларның юлларда аеруча игътибарлы булуы сорала. Бәла-казаларга юлыкмыйча гына йөрергә язсын. 20 майдан 2 июньгә кадәр республика күләмендә “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе үтте. Әлеге чара барышында ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә чыгыш ясады, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төзелгән буклетлар таратты. Юлларда рейдлар оештырылды, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 14 балага карточкалар төзелде. Сабыйларын машинада махсус креслодан башка йөрткән өчен 5 райондашыбызга административ беркетмә төзелеп, алар 3әр мең сум күләмендә штрафка тартылды, – ди Айнур Хәйретдинов. 
Балаларыбызның ялы имин узсын иде. Әти-әниләр йөрәк парәләренең кай тарафларда һәм ничек йөрүләрен даими контрольдә тотарга онытмасыннар! 

Лилия Шәймиева.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев