Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стажга керә

Бүген пенсияләрне исәпләү кагыйдәләре нигезендә шәхси пенсия коэффициентларын (ИПК) эш чоры өчен генә исәпләмиләр. 

Рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта сүз ИПКның персональ күләме хакында бара, алар “ак” хезмәт хакы күләменә бәйле. Иминият булмаган чорның “бәя”се исә билгеләнгән була. 
 

Стажга иминият булмаган чор буларак кертелүче тормышның кайбер социаль әһәмиятле чорлары өчен пенсия коэффициентлары исәпләнә. Мәсәлән, чакыру буенча армия хезмәтенең бер елы, беренче баланы тәрбияләүгә бирелгән ял – 1,5 ел, 80 яшькә җиткән пенсионерны, беренче төркем инвалид, инвалид баланы караган өчен 1,8 ИПК исәпләнә. Икенче баланы бер яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен ата-анага 3,6 ИПК (1,5 ел тәрбияләгән өчен – 5,4 ИПК) исәпләнә. Өченче һәм аннан соңгы баланы тәрбияләү буенча ял өчен – ИПК, ягъни ел ярым өчен 8,1 ИПК тиеш. Шулай итеп, дүрт балалы ана 24,3 шәхси пенсия коэффициентына ия булачак. Ә 2025 елга барлыгы 30 ИПК кирәк булачак. Инде ана бала тәрбияләү чоры ялында да эшләгән булса, пенсия билгеләгәндә ул сайлый ала: кайсы балларны файдаланырга – эш өчен булганнарынмы яисә бала карау чоры өченме. 
Пенсиягә хокук барлыкка килгәч, эшләп табылган барлык ИПКлар кушыла һәм пенсиягә чыгу елында булган коэффициент бәясенә тапкырлана. Шунысын белеп тору мөһим: шәхси кабинетта эшләмәгән чор өчен булган коэффициентлар күренмәскә дә мөмкин. Бу очракта “пенсия калькуляторы” ярдәмендә булачак пенсияңне исәпләгәндә аларны үзең кертергә кирәк. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев