Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт турында

Сөтнең составындагы кальций – сөякләр, тешләр, чәчләр һәм тырнаклар төзелешендә иң кирәкле матдә. Әлеге продукт балалар өчен һәм шулай ук остеопороз (сөякләрдән кальций юылып чыгу) белән авыручы өлкәннәр өчен дә алыштыргысыз булып тора.

Салкын тигәндә дә сөтнең файдасы зур, чөнки кеше организмында вируслар белән көрәшүче иммуноглобулиннар аксымнан ясала, ә сөт – аксым чыганагы. Һәм әлеге аксым чыганагы организмда бик җиңел һәм тиз эшкәртелә дә. Шуңа күп кенә спортчыларның көнлек рационын сөттән башка күз алдына да китереп булмый.
Сөт йокысызлыктан интегүчеләргә дә файдалы. Йокларга ятарга бер сәгать кала бал белән 1 стакан сөт эчеп куярга кирәк. Яңа сауган сөт булса, тагы да яхшырак.
Баш авыртып җәфаланганда көн саен бер стакан кайнар сөткә бер йомырка сытып болгатып, бер атна дәвамында эчәргә.
Ләкин сөт барлык кешеләргә дә ярап бетми. Организмнарында лактозаны (сөт шикәрен) эшкәртә торган фермент җитешмәүче кешеләр була. Андый кешеләрдә сөттән эч китү (диарея) күзәтелә. Ә кайбер кешеләрдә сөттән аллергия дә булырга мөмкин. Әмма андый кешеләр башка төр сөт продуктлары (кефир, сыр, эремчек, йогурт) куллана ала.
Сөт – май, әчи торган матдә һәм сыеклык катнашмасы.
Сыер сөте бик туклыклы, тиз эшкәртелә, ашказанын чистарта. Яңа сауган сөт баш миен ныгыта, хәтерне, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, туберкулездан дәвалый.
Ике өлеш су кушылган сөт – яхшы сидек куу чарасы.
Агуланганда сөт эчәргә кирәк. Сөтне берничә тапкыр эчеп, ясалма рәвештә косканда эчне чистарта.
Сөттә пешкән дөге ашау гомерне озайта, битне, тәнне яшәртә. Әстерхан чикләвеген һәм хөрмәне сөт белән ашау да шундый ук нәтиҗәне бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев