"Спутник V» вакцинасы белән 2,4 мең татарстанлы прививка ясаткан
Республикага барлыгы 6,9 мең доза вакцина кергән.
Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасын республиканың 2,4 мең кешесе алды. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Хәзерге вакытта без 2420 кешене прививка ясаттык. Без, һичшиксез, эш көннәре башлануга бәйле рәвештә, хәзер темплар үсәчәк дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте спикер.
Министр урынбасары республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә чакырды. Моның өчен үз сырхауханәгезгә яки вакцинация үзәгенә шалтыратырга кирәк, анда инструкция бирәчәкләр.
Республикага барлыгы 6,9 мең доза вакцина кергән.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/11-01-2021/vaktsinoy-sputnik-v-privili-ot-koronavirusa-2-4-tys-tatarstantsev-5798131
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев