Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортны үз итүчеләр арта

Җирлегебездә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Егет-кызлар алардан рәхәтләнеп файдалана.

Мөслим – республика, Россия, Европа һәм дөнья чемпионнарын әзерләгән җирлек. Мөслим данын яклап алган медальләр – спортчыларыбызның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров белән әңгәмәбез райондагы спорт тормышы турында.

– Илшат Римасович, Мөслимдәге спорт объектлары белән таныштырыгыз әле.

– Районда барлык яшь төркемнәре өчен дә спорт түгәрәкләре эшләп килә. Алар – Мөслим гимназиясе базасында “Нептун” бассейнында, 2020 елда сафка баскан “Тамчы” йөзү бассейнында, универсаль спорт залында урнашкан тренажер һәм спорт мәйданчыклары, чаңгы базасы. Хәтта сквер белән парклар да халыкның ялын файдалы итү өчен булдырылды. Мәктәпләр территориясендәге футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыкларының да буш торганнары юк.

– Спорт юнәлешендә балалар һәм яшьләр өчен нинди программалар эшли?

– Балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен 11 түгәрәк эшләп килә.  Укучыларга 20 тренер белем бирә. Күп кенә егет-кызларыбыз максатчан программалар нигезендә югары уку йортларында белем ала. Югары уку йортларында спорт юнәлешендә белем алучы райондашларыбыз, белгечлек алып, үзебезнең җирлектәге оешма-предприятиеләргә эшкә урнаша. Мисал өчен, “Тамчы” йөзү бассейнында йөзү буенча тренер булып эшләүче Фәрхад Хәбибуллин, спорт мәктәбенең хоккей түгәрәген җитәкләүче Раил Шакирьянов, бадминтон буенча тренер Айнур Казанбаев, физкультура-спорт буенча уку йортларын тәмамлап,  районга эшкә кайттылар.

– Җирлегебездә эшләп килүче “Спорт 18+” проекты нәрсәдән гыйбарәт?

– “Спорт 18+” проекты  егет-кызларыбызны гына түгел, өлкәннәрне дә спортка тартуны күздә тота. Һәр яшь категориясе буенча тренерлар билгеләнгән. Бадминтон, өстәл теннисы, волейбол залларына райондашларыбыз бик теләп йөри. Балалар спорт объектларында - кичке сәгать җидегә кадәр, ә өлкәннәр кичке сәгать унга кадәр шөгыльләнә ала. Универсаль спорт залына бер ай дәвамында 1300 кеше йөри. 2017 елның ноябрь аенда - спорт залы ачылган гына вакытта анда бер айга 884 кеше йөргән. Шунысы сөенечле, универсаль спорт залы аккредитация узып, ТР спорт министрлыгының реестрына кертелде. Бу, үз чиратында, Россия һәм республикакүләм ярышларны оештыру мөмкинлеген бирә. Андый ярышлар җирлегебездә оештыра башлады инде. Быел Мөслимебездә билбау буенча –Татарстан, көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

– Илшат Римасович, районда нинди спорт төрләренә өстенлек бирелә?

– Республика халкы 100дән артык спорт төре белән шөгыльләнә, безнең җирлектә спорт секцияләре саны –14. Райондашларыбыз бадминтон, волейбол, кул көрәше, йөзү, көрәш төрләренә өстенлек бирә.

– Спорт­комплекс территориясендә эшләүче ГТО мәйданчыгы турында да әйтеп үтик әле.

– Мөслим районы ГТО нормативларын тапшыру буенча республикада дүртенче урынны алды. Бер ай эчендә 151 райондашыбыз ГТО нормативларын тапшырды, ГТО мәйданчыгы шуңа ясалды да инде. Алтын билгегә ия булу уку йортына кергәндә өстәмә балл бирә. Укырга керергә ярдәм итүдән тыш, ГТО нормативларын тапшыра алу –  сәламәтлеккә дә бәя бит әле! Яшьләр генә түгел, бу төр нормативларны өлкәннәр дә тапшыра. Күкрәктә ГТО билгесен йөртү – зур мәртәбә һәм горурлык ул! Бу төр сынауны көчле, җитез һәм үз-үзенә ышанган кешеләр генә тапшыра ала.

– Спорт белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел арта, дип беләбез...

– Әйе, җирлегебездә спортны үз итүчеләр шактый. Системалы төстә физик культура белән райондашларыбызның 53,1 проценты шөгыльләнә. Узган ел спорт күрсәткечләре буенча Мөслим республикада беренче унлыкка керде, ә спорт мәктәбе үз төркемендә беренче урынны алды. Спортчыларыбыз быел ярышларда 300дән артык җиңү яуларга өлгерде. Шахмат, волейбол, футбол, көрәш, ат спорты федерацияләре үсеп килүче буынны сәламәт итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Быел спортчы егетләр төрле спорт чараларын үткәрү өчен ярты миллион сумлык иганәче ярдәме күрсәтте. Спорт чараларын оештырганда спортчыларның әти-әниләренең дә ярдәме зур. Форсаттан файдаланып, аларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев