Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорткомлекс үзгәрешләр көтә

Җирлегебездә төзекләндерү-ремонт эшләренең тукталып торганы юк. Социаль учреждениеләр яңа төс ала, яңа парклар барлыкка килә. Иң мөһиме – әлеге эшләрнең барысы да халык белән киңәшләшеп, уртак көч белән башкарыла. Шуңа дәлил: яшьләр “Яшьлек” спорткомлексын төзекләндерү буенча фикер алышуга җыелды. 


“Яшьлек” спорткомплексы 2007 елда кулланылышка тапшырылган иде. Бүген территория яңартуны, төзекләндерүне таләп итә. Хөкүмәтебез иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында спорткомплекс территориясен төзекләндерү-ремонт өчен финанс средстволары бүлеп бирә. Эш башлар алдыннан, гадәттәгечә, җирлек халкы белән фикер алышу булды.
– Җирлекнең тарихи, истәлекле урыннарын исәпкә алу, халыкның фикерен тыңлау мөһим. Чөнки һәр җирлек үзенчәлекле. Шуңа без эш башлар алдыннан халык фикерен тыңлыйбыз, киңәшләшәбез, сөйләшәбез, – ди проектлаштыруның заманча концепциясе җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин. – Халык фикерен исәпкә алып, үзебезнең идеяләрне кертеп, берничә атнадан соң без мөслимлеләргә спорткомплексны төзекләндерүнең проектын тәкъдим итәчәкбез. 
Фикер алышуда төрле өлкәдә хезмәт куючы яшьләр катнашты. “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре спорткомплекс территориясендә балалар мәйданчыгы ясарга тәкъдим итте. Әти-әниләр спорт белән шөгыльләнгәндә балалар уен белән мәшгуль булачак. Әлеге фикерне күпчелек хуплады. “Спорткомплекс территориясендә периметр буенча яктырткычлар урнаштырырга” дигән тәкъдим дә яңгырады. Хакимият вәкилләре “резин өслекле велосипед юлы кирәк” дигән фикерне җиткерде һәм территориядә боз сарае булачагын да искәртте. “Спорткомплекста пляж волейболы мәйданы, теннис корты яңартуны сорый, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. – Парк зонасы һәм батут үзәге, картинг өчен трасса ясарга кирәк, дип уйлыйм”.
Китапханәчеләр командасы идеяләренең күплеге белән аерылып торды. Кызлар ату мәйданчыгы, бау-канатлы парк, вай-фай зона булдырырга тәкъдим итте. “Музыка яки аудиокитаплар тыңларга наушникларны прокатка алу мөмкинлеге булсын иде” дигән тәкъдим дә алардан керде. 
Фикер алышуда катнашучы күпчелекнең фикерләре туры килде. Гаҗәп түгел: барысы да заманча, уңайлы спорткомплекс күрергә тели. Мөслимлеләрнең фикерен исәпкә алып, Казан белгечләре берничә атнадан соң үз проектын тәкъдим итәчәк.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев