Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортка мәхәббәте дә озын гомерле

Ташкентта туа Галия. Аларга якын гына аккан Хан елгасы тирән һәм бормалы булуы белән аерылып тора. Курыкмаган да инде күрше абыйлары! Йөзәргә өйрәнсен өчен 6 яшьлек Галиянең биленә бау бәйләп елга уртасына ыргыта торган булганнар. 

Сабый нишләсен инде?! Чәбәләнә-чәбәләнә йөзәргә өйрәнә. Беренче Мактау грамотасын 11 яшендә Ташкент шәһәренең “Огонек” лагеренда ала. Өендә Мактау грамоталары һәм медальләрнең исәбе юк. Аларның барысын да кадерләп саклый ул. 
– Мин спортны бик тә яратам. Спорт сумкамны алдан ук әзерләп куям. Иртәгә ярышка дигән төндә, йокламыйча, борчылып чыгам. Спорт дөньясында мин үземне судагы балык кебек хис итәм. Тәндә – тазалык, йөрәктә – егәр, беләктә көч булсын дисәң, бертуктамый шөгыльләнү кирәк, – ди Галия апа. 
Бүгенге көндә Мәлләтамак авылында яши Ташкент кызы. 21 яшендә Иске Вәрәш авылына кунакка кайтан кыз Мәлләтамак егетенә гашыйк була. Нәҗип тә кунак кызына битараф булмый. Армиягә киткәч, өч ел хат язышалар. Германиядән килгән хатларны Галия түземсезләнеп көтеп ала. Ә бер кунакка кайтуында Нәҗип кызга тәкъдим ясый. Яшьләр, озакка сузмыйча, туй да итәләр. “Балдаклар алышмасак та, туй күлмәкләре кимәсәк тә, Аллага шөкер, никахыбыз озын гомерле булды”, – ди Галия апа. 
Спортка булган мәхәббәте дә озын гомерле аның. Җиденче дистәсенә якынлашып килүче Галия апа Вагыйзова ярышлардан кайтып та керми диярлек. Күптән түгел генә бөтенроссия ярышларында булып кайткан. 200 спортчы арасында беренче бишлеккә кергән ул. 
– Бу медальләр һәм Мактау грамоталары юкка гына бирелмәде. Аларны яулап алырга кирәк бит әле! Җиңүләр җиңел бирелми. “Өченче буын” республика ярышларының муниципаль этабында да, өлкәннәр арасында узган йөзү бәйгесендә дә икенче урынга лаек булдым, – ди Галия Вагыйзова. 
Йөзү буенча гына түгел, волейбол, шахмат-шашка, дартс, йөгерү ярышларында да теләп катнаша ул. Үзешчән сәнгатьтә дә актив. Авыл үзешчәннәре концертларында үзбәк биюе белән чыгыш ясый. Аш-суга да оста. Ара ерак дип тормый – бертуганы янына Грециягә кадәр барып, кунак булып кайта. 
– Җирлегебездә актив тормыш алып баручы пенсионерлар күп. Алар ярышларга да, башка төрле чараларга да бик теләп йөриләр. Ялындыра белмиләр, ярдәмчел, киң күңелле булулары белән аерылып торалар. Галия апа бигрәк тә тәвәккәл, максатчан булуы белән аерылып тора. Арабызда шундый шат күңелле, оптимистик рухлы кешеләр күбрәк булсын иде! – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев