Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортчыларыбыз җиңүләр яулый

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь буынга физик тәрбия биреп кенә калмый, аларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп итә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь буынга физик тәрбия биреп кенә калмый, аларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп итә. Узган ел сафка баскан яңа универсаль спорт залы район халкында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен уңай шартлар тудырды. Спорт мәктәбе территориясендә ясалма газонлы футбол кыры, пляж волейболы мәйданчыгы, хоккей корты һәм йөгерү юлы урнашкан. Спорт дөньясында булган яңалыклар, үзгәрешләр турында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев белән әңгәмә кордык.

Илшат Марселевич, мәктәптә белем бирү процессына, укыту тәртибенә тукталсагыз иде.

– Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 487 бала шөгыльләнә, шуның 463е спорт мәктәбенең үзендә, ә 24е Мөслим гимназиясендәге һәм Тат. Бүләр мәктәбендәге филиаларда. Аларда билбау көрәше, шахмат дәресләре үткәрелә. Алдагы уку елы белән чагыштырганда, спорт мәктәбенә йөрүче балалар саны 98гә артты. Расписание, безнең уңай хезмәт режимын исәпкә алып, әти-әниләрнең, укучыларның теләкләрен күздә тотып, тренер-укытучы тәкъдиме буенча төзелә. Мәктәптә укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Уку елы 1 сентябрьдән башланып, 30 июньдә тәмамлана. Шул рәвешле укучылар 46 атна дәвамында тренер-укытучы җитәкчелегендә үзләре сайлаган спорт төре белән шөгыльләнәләр. Бездә спортның 11 төре буенча укыту-күнектерү дәресләре алып барыла. Алар – татарча көрәш, бадминтон, волейбол, шахмат, хоккей, армспорт, билбау көрәше, баскетбол, йөзү, чаңгы һәм өстәл теннисы.

– Мәктәпнең кадрлар составы белән дә таныштырсагыз иде.

– Мәктәптә 20 тренер-укытучы дәресләр һәм күнегүләр үткәрә. Аларның 16сы – югары, 4се – махсус урта һөнәри белемле. Наил Хамматуллин, Альберт Шәймөхәммәтов, Инсаф Ханов, Илгиз Софеев, Алмаз Дәүләтшин Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы исемен йөртә. Тренер-укытучылар белән тәҗрибә уртаклашу һәм белем күтәрү өлкәсендә дә өстәмә эшләр алып барыла, ачык дәресләр күрсәтелә. Күнегүләр спорт төрләре буенча Федераль стандарт таләпләре нигезендә эшләнгән махсус программалар буенча алып барыла. Тренер-укытучылар төркемнәрдә балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм физик мөмкинлекләренә туры китереп төзелгән укыту программалары буенча эшли.

– Илшат Марселевич, спорт мәктәбендә теләгән һәркем шөгыльләнә аламы?

– Федераль стандарт буенча мәктәпкә теләге һәм сәламәтлеге буенча медицина белешмәсе булган, физик әзерлек буенча контроль норматив үтәгән 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче һәр бала елга ике тапкыр һәр спорт төре буенча контроль нормативлар тапшыра.

– Район, республика, Россия күләмендә үткән ярышлар канәгатьләнерлек нәтиҗәләр бирдеме?

– Спорт мәктәбе беренчелегенә узган 16 ярышта, район буенча – 12, республика буенча – 42, Россия күләмендә узган 11 бәйгедә барлыгы 979 укучыбыз катнашты. Кул көрәшендә шөгыльләнүче егет-кызларыбыз кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга ирштеләр. Чистай шәһәрендә үткән Татарстан беренчелегендә һәм Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округында узган бәйгедә Илнур Кәримов икенче урынны алды, Екатеринбург шәһәрендә узган Россия беренчелегендә исә бишенче урынга лаек булды. Тренеры – Ларис Бариев.

Билбау көрәше буенча да уңышларыбыз бар. Биектауда узган Татарстан беренчелегендә Динар Хәсәнов өчнче урынны алды. Әлки районында үткән Татарстан беренчелегендә Айнур Хәкимов – беренче, Алия Хуҗина һәм Рәфәгать Әхмәдиев икенче урынга лаек булдылар. Зәй шәһәрендә узган ярышларда Айдар Шарифуллин үз авырлыгында – өченче, Биектау районында үткән Татарстан беренчелегендә – икенче, Түбән Кама шәһәрендә үткән Бөтенрәсәй билбау көрәшендә өченче урынга лаек булды. Көрәш буенча Мамадышта үткән Татарстан беренчелегендә Динар Хәсәнов өченче урынны алды. Яшь көрәшчеләрнең тренерлары – Илнар Сәетгалиев, Альберт Шәймөхәммәтов, Илшат Фазлыев.

– Соңгы елларда бадминтончыларның исемнәре дә масскакүләм матбугат чараларында еш күренә.

– Әйе, бадминтчыларыбыз ел дәвамында күп кенә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алдылар. Казан шәһәрендә узган “Канатлы Зилант” Бөтенроссия бәйгесендә Айнур Җәлилов һәм Нурислам Шәйхуллин парлы разрядтта өченче урыннарны яулады. Екатеринбург шәһәрендә үткән Бөтенроссия турнирында Нурислам Шәйхуллин шәхси разрядта өченче урын алды. Айнур исә Алекссев районы егете Денис Вафин белән, Россия җыелма командасы составына кереп, Европа чемпионатында парлы уенда катнашты. Омск шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында Айнур Җәлилов парлы разрядта – беренче, Нурислам Шайхуллин өченче урынны алды. Тренерлары – Инсаф Ханов.

Егетләр бигрәк тә хоккейны үз итүчән. Спортның әлеге төрен популяр дип буламы?

– Бүгенге көндә тренерларыбыз Илгиз Софеев, Раил Шакирянов, Мисхәт Миңнегалиев кул астында 60 бала хоккей белән ныклап шөгыльләнә. Хоккейчыларыбызның да киләчәге өметле дияр идем. “Татнефть” кубогына үткәрелгән финал уеннарында хоккей командасы икенче урынга лаек булды. Илназ Кашапов белән Илдар Мадъяров кул астында шөгыльләнүче волейболчы егетләр дә Татарстан беренчелегенә пляж волейболы буенча узган ярышта беренче урынны алып, район данын таныттылар.

Төп максатыбыз – спортчыларның осталыгын һәм разряд алучылар санын арттыру. Бигрәк тә бадминтон, билбау көрәше, армрестлинг, хоккей белән шөгыльләнүче укучылар яхшы уңышларга иреште. Узган уку елында 83 укучы – I, II, III яшүсмерләр разрядын, Айнур Җәлилов, Нурислам Шәйхуллин – III спорт разрядын, Илнур Карамов II разрядны үтәде. Киләчәкләрен спорт белән бәйләргә теләүче балаларга спортта алган разрядлар, әлбәттә, зур ярдәм булып торачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев