Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спартакиада  ярышлары дәвам итә (+Фотолар)

Мөслимдәге универсаль спорт залында оешма-предприятиеләр баскетбол буенча көч сынашты. Якшәмбе көнне исә 16 кг авырлыктагы герне еракка ату, ком тутырырлган 50 килограммлы капчыкны вакытка күтәрү, ат чанасын вакытка тартып бару кебек ярышларны үз эченә алган троеборье бәйгесе узды.

Узган атнада да XXIX кышкы спартакиада  ярышлары ике көн дәвам итте.  Мөслимдәге универсаль спорт залында оешма-предприятиеләр баскетбол буенча көч сынашты. Якшәмбе көнне исә 16 кг авырлыктагы герне еракка ату, ком тутырырлган 50 килограммлы капчыкны вакытка күтәрү, ат чанасын вакытка тартып бару кебек ярышларны үз эченә алган троеборье бәйгесе узды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 595 очко туплап, гимназия беренче урында бара. 559 очко белән район эчке эшләр бүлеге командасы –спартакиадада уеннарының икенче баскычында, мәдәният бүлеге, аграр көллият, социаль яклау бүлегенең берләштерерлгән командасы өченче урында. Бу атнада спартакиада уеннарына авыл җирлекләре дә кушылачак. 16 февраль көнне Олы Чакмак, Әмәкәй, Симәк һәм Мухан зоналарында узачак ярышларда командалар волейбол, чаңгы эстафетасы, татарча көрәш, армспорт, канат тартышу, шахмат һәм шашка уеннарында көчләрен сынаячак. 17 февраль көнне “Кояшлы Ык”та – биатлон һәм универсаль спорт залында өстәл теннисы ярышлары үтәчәк.  Беренче урынны алган командалар финалга чыгачак. Бөтен ярышлар да иртәнге 9:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев