Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спартакиада тәмам. “Мәктәпләр” – җиңүче!

Ай буе дәвам иткән XXX кышкы спартакиада уеннары тәмамланды. 7 март көнне спартакиаданың суперфиналы узды. Бу көнне Мөслим урта мәктәбе, лицей һәм гимназия спортчыларын берләштергән “Мәктәпләр” командасы, Метрәй һәм Яңа Усы авыл җирлекләре, район эчке эшләр бүлеге командалары көч сынашты.

Хәлиткеч бәйге көн буе дәвам итте. Командалар волейбол, бадминтон, шашка, өстәл теннисы, мини-футболда көч сынашты.
– Суперфиналга дүрт команда да зур әзерлек белән килгән. Спортчылар “кызу” уен күрсәтте. Гомумән, оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре барлык ярышларга да зур оешканлык һәм тулы командалар туплап килгәннәр иде. Һәр команданың җиңүгә омтылышы көчле булу райондашларыбызның спортка тартылуын күрсәтә. Җанатарлар да актив. Командаларны һәр уенда хуплап, спортчыларга көч биреп торган өчен аларга рәхмәт. Җанатарларның янда булуы да командаларга җиңәргә ярдәм итә, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. 
Ярышларны оештыручыларның фикеренчә, иң актив җанатарлар –  Метрәй авыл җирлегендә. Команданың җанатарлар төркеме бар. Алар ярышлар башланганчы ук спортзалда уңайлы урын алалар һәм ярышлар тәмамланганчы беркая да китмиләр. Метрәй җирлеге командасын җитәкләүче Рүзәл Минһаҗев, ярышларда катнашмаса да, һәр уенга спортчыларны туплый. Суперфинал уеннарын өстен күреп, Казанда узучы чарага да бармады.
– Барлык турны узып, суперфиналга килеп җиттек. Бүген – көтеп алынган һәм аеруча җаваплы уеннар. Шуңа да команданы ташлап китә алмадым. Көндәшләр дә бик көчле. Шулай да җиңүгә омтылышыбыз зур. Кышкы спартакиада уеннары, бердән, халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартса, икенчедән, авылдашларны берләштерүче зур чара. Бу көнне читтә яшәүче якташларыбыз да уеннарда катнашу яки карау өчен ашкынып кайталар. Теләктәшлек күрсәткәннәре өчен авылдашларыма рәхмәт, – ди Рүзәл Минһаҗев.
– Мондый көнне өйдә тынычлап тора алмыйм. Иртүк барлык эшләрне төгәлләп, ярышларны карарга киләм. Һәр уенны карап барам. Командабыз өчен җан атабыз, – ди һәр уенда метрәйлеләр өчен җан атучы Гөлфинә Шәйгәрданова.
XXX кышкы спартакиада уеннарында барлыгы 18 авыл җирлеге һәм 30 оешма-предприятие командасы көч сынашты. Башка еллардан аермалы буларак, халык саны 1 меңнән артып киткән җирлек командалары (Метрәй, Түбән Табын, Мәлләтамак, Тойгелде, Исәнсеф) бер зонада ярышты.
– Спортчыларның һәм җанатарларның активлыгы арта. Быел кайбер уен төрләрендә оешма-предприятие һәм авыл җирлекләре башлыкларының да катнашуы игътибарга лаек. Юбилей уеннарында оешма-предприятиеләрнең, Әмәкәй, Яңа Усы, Баланлы авыл җирлекләренең җанатарлары актив булды, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Суперфинал уеннары кичкә кадәр дәвам итте. Киеренке ярышлардан соң, ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле булды. “Мәктәпләр” командасы спартакиаданың абсолют җиңүчесе булып танылды. Метрәй һәм Яңа Усы авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Район эчке эшләр бүлеге спортчылары дүртенче урынны алды. Җиңүчеләргә кубок, медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Фәридә Гайнетдинова.
Андрей Митрофанов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев