Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Созвездие-йолдызлык” фестиваленең район туры узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә, Район мәдәният йортында “Созвездие-йолдызлык” ачык республика телевизион – эстрада фестиваленең район туры узды.

“Созвездие-йолдызлык” фестивалендә җыр-моң, нәфис сүз һәм биюне яратучы меңгә якын бала катнаша. Быелгы фестиваль дә алты зонада үтте. Зонада җиңүче дип табылган номерлар район мәдәният йорты сәхнәсендә сайлап алу турында катнаштылар. Гала концертта исә 250 гә якын бала чыгыш ясады. Алар арасында 7 бию ансамбле, 5 вокаль ансамбль, 17 конферансье һәм 20 гә якын солист бар иде.

Сәхнәдә чыгыш ясаган барлык җиңүчеләргә дә район мәдәният бүлегенең 1,2,3 дәрәҗәдәге дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов, мәдәният йорты директоры Марат Кашапов тәбрикләделәр. Гала концертта чыгыш ясаган иң яхшы номерлар 9-10 март көннәрендә Менделеевск шәһәрендә узачак республиканың зона турында Мөслим данын яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев